tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда төрки рухи-мәдәни мирасны барлаучы фәнни-гамәли конференция узачак
Казанда төрки рухи-мәдәни мирасны барлаучы фәнни-гамәли конференция узачак

Казанда төрки рухи-мәдәни мирасны барлаучы фәнни-гамәли конференция узачак

17-18 июльдә Казанның Биләр-Палас отелендә “Төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы – саклау объекты” халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү күздә тотыла. Ул Мәдәният елы һәм “Казан төрки дөнья башкаласы 2014” төп чаралары планы кысаларында үткәреләчәк. Оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы традицион культураны үстерү үзәге һәм “Төрксой” халыкара төрки мәдәният оешмасы.

Конференция эшендә галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, мәдәни үзәкләр, иҗат йортлары җитәкчеләре, төрки телле дәүләтләр (Казахстан, Әзербәйҗан, Төркия)  һәм РФ нең 10 төбәге вәкилләре катнашачак. Биш секция эшлиячәк, аларда тел, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, тарих һәм мәдәният проблемалары каралачак. Төрле өлкәләргә караган белгечләр: диалектологлар, этнографлар, культурологлар, хокук белгечләре, икътисадчылар, фольклорчылар һәм башкаларисты – тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, кайсы юнәлештә нинди эш алып бару кирәклеге турында фикер алышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*