tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була
Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була

Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була

29-31 май көннәрендә Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була. Ул төрек эшлеклесе Йосыф Акчураның (1876 -1935) вафат булуына 80 ел тулуга багышлана.

Конференцияне ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Ульяновск Дәүләт университеты, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе,Төркиянең Юныс Эмре исемендәге институты оештыра.

Чара 29 май көнне сәгать 9 да Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында ачылачак. Аның 1 нче сессиясе “Йосыф Акчураның фәнни мирасы”, 2 нче сессиясе “Йосыф Акчураның Россиядәге иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге”нә багышланачак.

30 майда конференция үз эшен Ульяновскида дәвам итәчәк. Анда чараның 3 нче, 4 нче сессияләрен үткәрү ниятләнә һәм ул “Йосыф Акчура: биография битләре”, “Акчуриннар нәселе тарихы”на багышлана.

31 нче майда конференциянең дәвамын Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Иске Тимошкино бистәсендә уздыру паланлаштырыла. 5 нче сессия “Йосыф Акчура һәм Акчуриннар” темасын яктыртачак.

Конференциядә Татарстан, Ульяновск өлкәсе һәм Төркиядән делегатларның зур төркемнәре катнашуы көтелә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*