tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның 2 нче татар гимназиясе дәресләрдән онлайн трансляцияләр башлаган
Казанның 2 нче татар гимназиясе дәресләрдән онлайн трансляцияләр башлаган

Казанның 2 нче татар гимназиясе дәресләрдән онлайн трансляцияләр башлаган

Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе үз инстаграм аккаунтында кайбер дәресләрдән онлайн трансляцияләр күрсәтә башлаган. Бу хакта гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина хәбәр итте.

“Үткән атнада без онлайнда химия, биология, география, математика дәресләрен күрсәттек. Ә 27 сентябрь трансляциясен Дөньякүләм туризм көненә багышлыйбыз. Туризм ул телләр белән бәйле, шунлыктан тел дәресләрен күрсәтергә булдык”, – диде гимназия директоры.

27 сентябрь, җомга көнне инстаграмда гимназиянең рәсми аккаунтында (@tatargym2) 12:00-12:45 сәгать аралыгында дүрт дәрестән – гарәп, алман, рус, инглиз теле дәресләреннән онлайн трансляция оештырылачак.

“Татар гимназиясендә укыган балаларның татар телен генә түгел, башка телләрне дә өйрәнүләрен күрсәтәсе килә”, – дип аңлатты Камәрия Хәмидуллина.

  • Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе быел БДИда республикадагы иң югары нәтиҗәне күрсәткән белем бирү учреждениесе. Гимназия укучысы Рамил Баһавиев имтиханнарын 399 баллга тапшырды. Кичә Дәүләт Советына еллык Юлламасында Рамил Баһавиевның уңышларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов да телгә алды. Хәзер Баһавиев КФУ студенты.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*