tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда күпмилләтле дәүләттә туган телне саклау һәм үстерү турында сөйләшәчәкләр
КФУда күпмилләтле дәүләттә туган телне саклау һәм үстерү турында сөйләшәчәкләр

КФУда күпмилләтле дәүләттә туган телне саклау һәм үстерү турында сөйләшәчәкләр

21-24 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбендә “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” дип аталган VII Халыкара фәнни-гамәли форумы узачак. Анда төрле илләрдән килгән галимнәр белән туган телләрне, мәдәниятләрне саклау һәм аны үстерү юллары турында сүз алып барылачак. Бу хакта югары мәктәп деканы урынбасары, татар теле белеме кафедрасы доценты Айрат Йосыпов хәбәр итте.

“Туган телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышу, бу юнәлештә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату һәм гомумиләштерү зарурлыгы уңаеннан Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумын уздыра”, – диде ул.

КФУ доценты туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү – Татарстанда, Россиядә һәм бөтен дөньяда әһәмиятле иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләрнең берсе булуын белдерде. Форумда Төркия, Германия, Италия, Кытай, Америка, Япония, Куба, Венгрия, Иран, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Украинадан катнашучылар килер дип көтелә.

Форум кысаларында биш конференция уздырылачак:

  • «Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» Х Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;
  • «Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;
  • «Мәдәниятнең рухи факторы буларак хәзерге шәһәрнең сәнгати-тарихи тирәлеген саклау» IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;
  • «Мәдәниятара бәйләнешләр контекстында сәнгать һәм аны укыту» VIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;
  • «Хаков укулары» дип аталган Яшь галимнәр өчен халыкара фәнни-гамәли конференциясе.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*