tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Китап бастыру бизнеска корылмаган», яки татар китабы турында уйланулар
01.06.2019  - Открытие дом-музея татарской литературы Шарифа Камала (фото Салават Камалетдинов)
01.06.2019 - Открытие дом-музея татарской литературы Шарифа Камала (фото Салават Камалетдинов)

«Китап бастыру бизнеска корылмаган», яки татар китабы турында уйланулар

Татарстан китап нәшриятының 100 еллык бренды эчендә Татар китап сәүдәсе (Таткниготорг) та бар. Татарстан китап нәшрияты гомер-гомергә китапны тарату, ягъни, китап сәүдәсе белән шөгыльләнгән. Истәлекләргә караганда, нәшрият эшчәнлегенең бу өлкәсе гаять «блатной» өлкә булган.

Ни кызганыч, без бүгенге көндә Татарстан китап нәшрияты үзенең типографиясен генә түгел, китап сәүдәсе функцияләрен дә югалткан оешма булып калды.

Әлбәттә, совет чорындагы Таткниготоргны кайтару турында сүз бармый. Әдәбиятны пропагандалауның яңа гасырга хас алымнарын кулланып Татарстан китап нәшрияты бренды астында татар әдәбиятын пропагандалаучы заманча оешма булдыру турында сүз бара. Заманча сүз белән шартлы рәвештә Әдәби продюсерлык үзәге дип атыйк.

Фикеремне куәтләү өчен төрле вакытларда төрле язучылардан алган интервьюлардан юллар китерәм.

Язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Татар әдәбиятын һәм аның күренекле язучыларын таныту өчен продюсерлык үзәге җитми. Ул үзәк, иң беренче чиратта, татар әдәбиятының төрле чорындагы күренекле әсәрләрен дөньяның төрле илләрендә, төбәкләрендә, шәһәр-авылларында яшәгән татарларга илтеп җиткерергә, бүгенге көн татар язучылары белән очрашуларны оештырырга тиеш. Икенчедән, шушы күренекле әсәрләрне дөнья телләренә тәрҗемә итеп, татар әдәбиятын һәм аның язучыларын дөнья аренасына чыгарырга тиеш. Татар әдәбияты татар милләтен, халкын, Татарстанны таныта торган брендка әверелсен иде!»

Балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиев: «Китап чыгарсаң, кибетләргә генә ышаныч юк. Татарстан китап нәшриятының Казанда өч сату ноктасы бар дип беләм, Балтачта подвалда бер татар китабы кибете бар, Арчадагы универмагта киемнәр арасыннан кереп китсәң, тагын бер кибет бар. Бөтен Татарстанда күпләп татар китаплары сатыла торган җирләр 9-10га тула микән? Мәктәпкә очрашуга баргач, китап сорыйлар. „Шундый китап бар идемени? Белмәдек бит“, — диләр. Пропаганда җитми. Татарстанда татар телле 500 мәктәп дип алсак та, бер мәктәптә 10ны гына сорасалар да, 10 мең тиражлы китапны рәхәтләнеп сатып бетереп була».

Драматург, режиссер, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Бездә бит хәтта китап бастыру мәсьәләсендә конкуренция юк. Татарстан китап нәшрияты — монополист. Элеккеге заманнардагы кебек автор өчен сугышу юк. Ул ике яклыдыр инде: бәлки, без — авторлар, сугышырлык әсәр иҗат итә алмыйбыздыр. Китап бастыру бездә бизнеска корылмаган. Ә бит Достоевскийларны, безнең Тукайларны да, алдан гонорар биреп куеп, язарга этәргәннәр. Миңа калса, китап бастыру бизнесы булырга тиеш».

Язучы, ТАИС авторлык җәмгыяте директоры Хәбир Ибраһим: «Без дөнья күләменә чыга алмыйча үз казаныбызда кайнап ятабыз. Хәзер кемнең акчасы бар — шул тәрҗемә иттерә инде. Бөтен әйберне тәрҗемә иттерергә кирәкмидер, юк кына әйберләр дә тәрҗемә ителмәсен. Программа итеп алганда, дөнья күләмендә укыла алырлыкларын аерып алырга кирәк. Безнең китаплар рус телендә Мәскәүдә сатылырга тиеш. Ни өчен Гүзәл Яхинаны укыйлар? Укыйлар инде русча булгач. Без дә аннан ким язмыйбыз. Аренага гына чыгып булмый».

Продюсерлык үзәге кирәк

Татарстанда әдәби процессларны оештыру буенча дәүләт карамагындагы оешма юк дияргә мөмкин. Татарстан язучылар берлеге дәүләт субсидиясенә яшәсә дә, иҗтимагый оешма. Бу оешманың әдәби процессларны оештыра торган үзәк булырына ышаныч көннән-көн кими. Һәм шул күренә — бу оешманы җитәкләргә теләгән яшьләр дә юк. Булса да, яшьләрне сайларлар дип уйламыйм.

Дәүләт оешмасы булган һәм төп заказчысы дәүләт булган Татарстан китап нәшрияты Әдәби продюсерлык үзәге вазифасын үз өстенә ала алыр иде. Әмма ул бу эшне эшләмәде. «Әзер» язучыларның китапларын дәүләт биргән субсидиягә бастыру белән генә шөгыльләнде. Басылган китаплар китапханәләргә китә, берничә кибеттә сатуга куела, авторның үзенә бирелә һәм — бетте. Авторны таныту, китапны сату һәм моны бизнеска әйләндерү кирәклеге турында әйткән язучыларның да теләкләрен ишетүче булмады.

Әһәмияткә ия әдәбият

Татарстан китап нәшриятның эшчәнлегенә күз салсак, аның эш күләменең яртысыннан артыгы социаль әһәмияткә ия әдәбият бастырып чыгару.

«Китап нәшер итү тарихы һәм китап сәүдәсенең заманча үсеш тенденцияләре» дип аталган фәнни-гамәли конференциядән мәгълүмат (2019 ел. Ноябрь): Быел ел азагына кадәр Татарстан китап нәшрияты социаль әһәмияткә ия әдәбиятны бастыру өчен дәүләт субсидияләре программасы нигезендә 242 мең тираж белән 114 төр китап бастырып чыгарачак. Нәшрият елына уртача 200гә якын исемдә китап чыгара. Аларның гомуми тиражы 500 мең данәдән артык. Региональ китап бастыру эшенә социаль әһәмияткә ия әдәбиятны бастыру өчен дәүләт субсидияләре зур ярдәм күрсәтә. Шуның ярдәмендә республика язучыларының китаплары укучыларга барып ирешә ала. 2018 елда әлеге программа нигезендә 275 мең тираж белән 125 төр китап басылды.

ТР Мәдәният министрлыгының 2019 ел йомгаклары хисабыннан: Татарстан китапханәләренә 3,5 миллион сумга Татарстанда яшәүче халыкларның телләрендә басылган 12755 данә китап таратылган. Социаль әһәмияткә ия китаплар 81 исемдә 100 725 данә таратылган.

Саннар төрлечә. 2018 елда 125 исемдәге китап бастырылган, 2019 елда — 114. Әмма китапханәләргә 81 исемдә генә китап таратылган. Калганнары кая киткән?

Һәм тагын чагышмаган тагын ике сан.

Шушы ике елда социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегендә 517 мең, ягъни, ярты миллионнан артык китап бастырылган. Социаль әһәмияткә ия китаплар тиражының 75 проценты Татарстан китапханәләренә таратылуын исәпкә алсак, ике ел эчендә 387750 китап таратылган булып чыга (181500 +206250).

Ә Мәдәният министрлыгы 2019 елда 100725 данә китап таратылуы турында мәгълүмат бирә.

Бу саннарга ачыклык кертү максатыннан Татарстан китап нәшриятының рәсми сайты булган https://tatkniga.ru/ сайтын бик җентекләп карадым (игътибар итегез — сайт исеменә нигез итеп китап сүзе алынмаган, ә бәлки, «книга» алынган). Әмма, ни кызганыч, бу сайтта нәшриятның админстрациясе турында да, аның бренды булырдай редакторлары (халык язучысы Газинур Морат, күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов һ.б.) турында да мәгълүмат юк. Социаль әһәмияткә ия һәм башка коммерциячел максаттан чыгарылган китаплар турында да гомуми мәгълүмат юк.

Социаль әһәмияткә ия китаплар исемлеген төзүчеләр арасында — Язучылар берлеге. Ягъни, халык нинди китап укый икәнлеген дә алар хәл итә. Язучылар берлеге халык яратып укый торган Зифа Кадыйрованы әгъза итеп кабул итми, аның китабы да социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегендә чыкмый.

Гап-гади арифметика

Шулай итеп, Татарстанда ел саен социаль әһәмияткә ия китаплар басыла. Программа буенча, аларның 85 проценты китапханәләргә таратыла.

Елына Татарстан китап нәшрияты социаль әһәмияткә ия әдәбият программасы буенча, уртача алсак, 250 мең данә китап чыгара. Әлеге китапларның 15 проценты сатуга куела. 85 проценты китапханәләргә озатыла. Разил Вәлиевның бер интервьюсы буенча фикер йөртсәк, аның 75 проценты Татарстан китапханәләренә бирелә. 10ысы — Татарстаннан читтәге татар оешмаларына һәм китапханәләргә китә.

Татарстанда барлыгы 1500 тирәсе муниципаль китапханә бар. Татар теллеләргә хезмәт күрсәтә торганы — 1135. Димәк, аларга, 2019 елгы саннар белән эш итсәк, 187 500 китап бүлеп бирелгән. Ярар, мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 100725 данә булсын. Бу һәр китапханәгә 67дән башлап 125 китапка кадәр дигән сүз. Китапларның күбесе татар телендә булуын, димәк, татар телле укучыга хезмәт күрсәтүче китапханәләргә таратылуын да исәпкә алыйк.

Монда икенче бер проблема ачыла. Безнең барлык муниципаль китапханәләрдә дә бу китапларны саклау урыннары бармы? Әлеге китаплар укыламы һәм аның исемлеге ни дәрәҗәдә укучы ихтыяҗын исәпкә алып төзелә. Ни кызганыч, әлеге исемлек ачык мәгълүмат кырында урнаштырылмый. Китапханәне комиссия сайлаган язучыларның 114 китабы белән генә тутырып без укучының уку даирәсен тарайтмыйбызмы? Чөнки муниципаль китапханәләр барысы да зур биналарга урнашмаган. Бу китаплар килеп төшкәч, китапханәченең укучы сораган китапны табыштыру мөмкинлеге дә калмый. Аңа укучы сораган, әмма дәүләт нәшриятында исемлек буенча басылмаган китапны алу өчен акча биреләме?

Әлбәттә, социаль әһәмияткә ия әдәбият программасы кирәк. Тик ул исемлекне мәгълүмат кырына урнаштырасы иде. Ни өчен социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге укучылар белән дә килештерелеп төзелми? Ни өчен укучыларның «шул язучыны укыйсым килә» дигәне исәпкә дә алынмый? Укучының нәрсә укырга тиешлеген ни өчен әле язучылар — язучылар да түгел, аларның «элитасы» кулуар гына хәл итәргә тиеш?

Әлеге программага кергән китап 2 мең данә тираж белән чыга икән, аның нибары 15 проценты, ягъни 300е сатуга чыга. Бу бик аз. Пафослы итеп әйтсәк, 5, 7 яки 9 млн татарга (төрле мәгълүматлар буенча) без бер авторның бары тик 300 данә китабын тәкъдим итәбез.

Китапларның сәүдә өлешен нык арттырырга кирәк. Без укучыны китапны сатып алырга өйрәтергә тиеш. Бу язучыны укучы зәвыгенә туры килә торган сыйфатлы китап язарга өйрәтү дигән сүз дә.

Бер факт. Яңа язмалы грампластинкаларның беренчел тиражын билгеләү өчен «Мелодия» фирмасында тираж комиссиясе эшләгән. аның составында мәдәният министрлыгы, Композиторлар берлеге вәкилләре белән бергә Сәүдә министрлыгы вәкилләре дә булган. Димәк, әлеге «тәлинкәләрнең» сатылу-сатылмау мөмкинлеген комиссиядәге, бүгенге термин белән әйтсәк, маркетологлар хәл иткән (Бу мәгълүматны Валерий Колпаковның «Мелодия» бөтенсоюз грампластинкалар фирмасы тарихына багышланган язмасыннан таптым. Авт). Ә хәзер татар язучыларының китабын социаль әһәмияткә ия әдәбият буларак дәүләт хисабына чыгару-чыгармауны кемнәр хәл итә?

Кемнеңдер китабы ел саен чыга, кемнеңдер юбилеена да чыкмыйча кала. Кем анысын социаль әһәмияткә ия түгел дип тапкан?

Гафу итегез, Татарстан китап нәшрияты ГУП, ягъни, Дәүләт унитар предприятиесе икән, ул керем кертергә тиеш. Чөнки ГУПның асылы шунда. Әгәр Татарстан китап нәшрияты дәүләткә керем бирми икән ул бит ГУП була да алмый. Тиеш түгел. Ул ГБУ булырга тиеш иде һичьюгы.

Татарстан китап нәшрияты дәүләт карамагындагы оешма булып, дәүләт заказын үти икән, әлбәттә, ул берничек тә керем кертеп, дәүләтне акча белән баету максатын куймый.

Татарстан китап нәшриятының үз максатлары бар. Ул татар телендә бастырылган китапларның саллы өлешен тәшкил итә. Ул Россия Федерациясенең иң зур дәүләт милли нәшриятларының берсе.

Китап нәшрияте табышлы була аламы?

Ә гомумән алганда, нәшрият ул керем кертә торган эшчәнлек. Югыйсә республикада 120 предприятие полиграфия эшчәнлеге алып барыр идеме? Нәшрият эшчәнлеге алып баручы предприятеләр саны — 87. Алар арасында иң уңышлылары — «Заман», «Мәгариф», «Хәтер», «Акчарлак», «Сүз» һәм «Юлбасма».

Әмма бу кече нәшриятларның продюсерлык эшен үз өстенә алу мөмкинлеге юк. Ә Татарстан китап нәшриятының — бар.

Без яңадан Продюсерлык үзәге темасына әйләнеп кайттык. Ягъни, безнең нәшриятыбыз, Россиянең күп нәшриятлары кебек үк, үзе авторлар табып аңа раскрутка ясарга тиеш. Без Гүзәл Яхинаның да нәшрият аша дөньяга чыкканын беләбез. Шамил Идиатуллиннарны да нәшрият дөньяга чыгара.

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты «Яңа гасыр тавышы» дип аталган яшьләр җыентыгы бастырып чыгарды. Совет чорында андый альманахлар була торган иде. Нәшриятның бу идеяне яңартуы бик яхшы. Инде бу эшнең дәвамы буларак, нәшриятның әдәби редакторлары һәм маркетологлары киңәшеп, китап базарын һәм татар кулланучысының зәвыген, ихтыяҗын өйрәнеп, коммерция файдасы китерергә мөмкин булган авторларны сайлап алырга тиеш. Алга таба китап пиарлау һәм сатуның барлык маркетинг алымнарын кулланып — алга!

Аванс белән гонорарын түләп, килешү төзеп куясыңмы, грант бирәсеңме — язучыны эшләтүнең төрле юллары бар. Куллан — бу велосипед уйлап табу түгел, үткән гасырларда да, башка нәшриятларда да кулланылган билгеле алымнар.

Татар китабы укыла торган 1135 китапханә бар икән, ул торак пунктларының һәрберсендә китапны сатып алу мөмкинлеге дә булырга тиеш.

Иң яхшы әсәрләр төрле телләргә дә тәрҗемә ителергә тиеш. Монда инде тәрҗемә үзәге функцияләрен алу да күз алдында тотыла.

1135 — татар укучысын табып була торган, Татарстан китап нәшрияты маркетологлары омтыла торган шартлы сан була ала.

Эстраданы дәүләтнеке булмаган продюсерлык үзәге танытты

Без бу эшне бүген башламасак, иртәгә соң булачак. Моңа мисаллармы? Рәхим итегез! Заманында эстрада буенча Продюсерлык үзәге дәүләт карамагыннан башка оештырылды. «Барс-медиа»ның плюслары да, минуслары да күз алдыбызда. Әмма ул тамашачы җыя ала торган җырчылар ясый алды — иң мөһиме шул.

Заманында милли кино буенча эш башлый алмадык. Алдарак елларда «Татаркино» ны җитәкләгән Владимир Батраков: «Без хәзер кино төшерә башламасак, безнең „базар»ны алачаклар һәм без аны кайтара алмаячакбыз», дигән иде. Без төшерә башламадык һәм безнең милли кино базары юк, инде аны булуына бөтенләй дә ышаныч юк.

Безнең әле әдәби продюсерлык мәсьәләсендә эш узмаган дип уйлыйм. Без дәүләт карамагында әдәби процессларны күз уңында тоткан сыйфатлы үзәк булдыра алабыз. Бу Әдәби продюсерлык үзәге вазыйфаларын, тәрҗемә үзәге дә булдырып, әлбәттә, Татарстан китап нәшрияты үз өстенә алырга тиеш. Бары тик ул гына!

Рузилә Мөхәммәтова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*