tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле дин әһеле, беренче татар тарихчысы Морад Рәмзи хезмәтләрен өйрәнергә кирәк
Күренекле дин әһеле, беренче татар тарихчысы Морад Рәмзи хезмәтләрен өйрәнергә кирәк

Күренекле дин әһеле, беренче татар тарихчысы Морад Рәмзи хезмәтләрен өйрәнергә кирәк

Бөтендөнья татар конгрессында узган ” Фикердәшләр” клубында бүген татар зыялылары һәм галимнәр Морад Рәмзи хезмәтләре, аларның татар халкы өчен әһәмияте хакында сөйләште. Түгәрәк өстәл янында чыгыш ясаучылар белдергәнчә, мәгърифәтченең күп кенә әсәрләре әле өйрәнелмәгән, алар хакында бигрәк тә татарлар аз белә.

Төркия, Урта Азия, Иран кебек җирләрдә булган Морад Рәмзи, ул чорда Ислам дөньясында татарларны белмәүләренә борчыла. 2 томлык “Тәлфик әл-әхбар” әсәренең кереш сүзендә дә, мин бу китабымны татарларны таныту нияте белән яздым, ди. Күренекле шәхескә багышланган күргәзмә ачу белән шөгыльләнгән галимә Наилә Гәрәева белдергәнчә, Морад Рәмзинең биографиясен аерым китап итеп бастырырга кирәк. “Ул дөньяга килгән Сарман районында, яисә туган авылы Әлмәтмуллада музей оештырылса яхшы булыр иде, “- ди.

“Фикердәшләр” клубын оештыручы Фәрит Уразаев: “Без Морад Рәмзинең оныгы белән элемтәгә кердек. Июнь аенда “Изге Болгар җыены”на дин әһелләрен җыябыз. Бәлки шул вакытта, аның кайбер шәхси әйберләрен Болгарда ачылган музейга урнаштыру мөмкин булыр,”-диде.

Морад Рәмзи Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсендә, соңрак Ташкентта укыган. Суфичылык белән кызыксына. 1870-78 елларда Ташкент мәдрәсәләрендә укыта. 1878 елда хаҗга китә. Мәдинә мәдрәсәсендә белем ала. 25 яшендә Коръәнне яттан белә. Мәккә мәдрәсәләрендә шәкертләргә гарәп теленнән дәресләр бирә. Суфичылык турында фарсычадан гарәпчәгә китаплар нәшер итә. Коръәнне татарчага тәрҗемә иткән. Революция вакытында ул югала. Хәзер аның тәрҗемәсен шәкертләренең берсе күчереп алып калганы билгеле. Коръәннең татарча күчермәсе Морад Рәмзинең оныкларының берсендә саклана.

Рөстәм Мәгъдиев мәгърифәтчене журналист буларак өйрәндем, ди. ” Мине иң сокландырганы әлеге шәхеснең нык иманлы булуы,  гарәп телен белүе, искиткеч гыйлем иясе.”

Ул гомер буе татар тарихын өйрәнә. Петербур архивларында да мәгълүмат җыя. Урта Азия мәдрәсәләрендә тупланган кулъязма мирасны да өйрәнә. 1908 елда Русиянең патша хөкүмәтенә каршы эшчәнлектә гаепләп, аңа карата мәхкәмә эше кузгаталар. 1911 елда Төркия ватандашлыгы алырга мәҗбүр була.

Морад Рәмзи басма матбугатта да бик күп мәкаләләрен чыгара. Утырышта катнашкан фән белгече Диләрә Усманова,  мәгрифәтче Төркиядә яшәгәндә дә, андагы газета-журналларга язгандыр, дигән фикердә. “Безгә уйларга һәм аларны да ачыкларга кирәк,”-ди.

1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Төркия ватандашы буларак, Морад Рәмзи качып яшәргә мәҗбүр була. Урта Азия һәм Иран аркылы Төркиягә кайтырга җыенганда кулга алына һәм Себергә сөрергә хөкем ителә. Акчуриннар нәселеннән М.Акчурин Русия эчке эшләр министрына кереп үтенгәч, “полиция күзәтүе астында” калдыралар.

Октябрь инкыйлабыннан соң, Морад Рәмзи Урта Азия аркылы Көнчыгыш Төркестанга китә. Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәге Чөчәк (Чүгүчәк) каласында уйгур, татар балаларын укыта. 1934 елда Кытайда вафат була.

“Фикердәшләр” клубына җыелучылар Морад Рәмзи хезмәтләрен татарлар арасында популярлаштырырга кирәк, дигән уртак фикерне җиткерде. “Без бабаларыбыз үткән юлны кабатлыйбыз. Тик сукырларча. Гыйлемебез юк. Морад Рәмзи хезмәтләре шул бушлыкны тутыру өчен бүген бик мөһим, “-диләр.

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*