tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лянтор шәһәрендә “Туган тел” татар Якшәмбе мәктәбе ачылды
Лянтор шәһәрендә “Туган тел” татар Якшәмбе мәктәбе ачылды

Лянтор шәһәрендә “Туган тел” татар Якшәмбе мәктәбе ачылды

17 ноябрь көнне Лянтор шәһәрендә Михайлова Миләүшә Салих кызы җитәкчелегендәге иҗтимагый татар милли мәдәни оешмасы мөхтәрияты канаты астында “Туган тел” татар Якшәмбе мәктәбе ачылды. Әлеге зур вакыйганы котларга шәһәр хакимияте башлыгы Махиня Сергей Александрович, Рәсәй энциклопедик гыйлемнәр академисе хакыйкый әгъзасы, Ханты-Манси автономияле округының атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәр докторы, галим Рәфис Хәсән улы Шәймәрданов, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мөхтәрияты рәисе урынбасары Риф Рәүф улы Садыйков, бик күп еллар Сургутта татар Якшәмбе мәктәбендә балаларга ана теле дәресләре бирүче Гүзәл Минсалих кызы Шәрәфетдинова, татар телен өйрәнергә теләүче балалар, әти – әниләр, бик күп кунаклар килгән иде.

– “Үзебезнең шәһәрдә татар теле мәктәбе ачу күптәнге хыялым. Ниһаять, бу хыялны бүген тормышка ашырдык. Мин беренче булып үтенечебезне кире какмаган шәһәр хакимияте башлыгы Махиня Сергей Александр улына, мәктәп ачылуга теләктәшлек иткән Лянтор шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни оешмасында зур ярдәм күрсәткән хезмәттәшләремә, әти-әниләргә, балаларга, килгән кунакларга ихластан зур рәхмәтемне әйтәм. Безнең шәһәрдә якшәмбе татар мәктәбе ачылу башка милләттән булган дусларыбызның үз мәктәпләрен булдыруга зур этәргеч булыр дип уйлыйм. Ә туган телебезне без татар мәктәпләре булдырып, татар теле дәресләрен даими үткәреп торып, ешрак милли – мәдәни чаралар оештырып, яшьләрне үз юлыбыздан ияртеп, бердәм булып кына саклап кала алабыз. “Теле барлар халык булган,теле юклар балык булган” дип халкыбыз юкка гына әйтмәгендер” — дип үз фикерләре белән уртаклашты милләттәшебез, дустыбыз Лянтор шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияты җитәкчесе Михайлова Миләүшә Салих кызы.

Милләттәшләребезгә зур уңышлар, туган телебезне өйрәнергә битараф булмаган балалар, әти – әниләрнең актив булуларын теләп калабыз. Ана телебезне бергәләп саклыйк!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*