tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдрәсә җитәкчеләре уку елына әзерлек хакында фикер алышты
Мәдрәсә җитәкчеләре уку елына әзерлек хакында фикер алышты

Мәдрәсә җитәкчеләре уку елына әзерлек хакында фикер алышты

Бүген, Мөхәррәм аеның 6-нчы көнендә (25-нче августта), видеоконференция рәвешендә мөселман һөнәри белем бирү оешмалары (мәдрәсәләр) җитәкчеләре белән Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россиянең Ислам мәгарифе советы рәисе, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин рәислегендә киңәшмә үткәрелде. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр булып – 2020 ел кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре, 2020-2021-нче яңа уку елына әзерлек тәртипләре каралды.

Беренче чиратта, мәдрәсә җитәкчеләре дистанцион уку белән төгәлләнгән һәм читтән торып яңа уку елына абитуриентлар җыю кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырып узды. Пандемия шартларында мәдрәсәләр диплом эшләрен яклауны һәм имтиханнарны дистанцион рәвештә оешкан дәрәҗәдә үткәрде – барлык мәдрәсә җитәкчеләренә нәзарәт тарафыннан рәхмәт белдерелде. Аннары хәзрәтләр яңа уку елын Роспотребнадзор таләпләрен үтәп оештыру буенча фикер алышты. Уку йорты җитәкчеләренә мәдрәсә һәм вузларда шәкертләрне күп тапкыр кулланылышлы маскалар, антисептиклар белән тәэмин итү бурычы куелды. Укулар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу буенча саклык чараларын күреп оештырылачак, шәкертләр беренче сентябрьдән социаль аралыкны саклап укырга керешәчәк. Мәдрәсәләрнең уку бүлмәләре, тулай тораклар вакытында дезинфекция узачак. Моннан тыш, һәр көнне укучыларның һәм укытучыларның температурасын үлчәү һәм журналга теркәп бару зарурлыгы ассызыклап үтелде. Авыручыларны вакытлыча урнаштыру өчен изолятор бүлмәсе булдыру кирәклеге әйтелде. Бүгенге җыелышта шулай ук мәдрәсә сайтларында COVID-19 инфекциясеннән саклану буенча актуаль мәгълүмат бирү, Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумын, квалификация күтәрү курсларында катнашу буенча фикер алышу узды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*