tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мәгариф. Татар теле» журналының чираттагы санын бушлай укый аласыз
«Мәгариф. Татар теле» журналының чираттагы санын бушлай укый аласыз

«Мәгариф. Татар теле» журналының чираттагы санын бушлай укый аласыз

2018 елның өченче саны яңа форматта дөнья күрде. Укучыларыбызның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен истә тотып, журналның бизәлеше үзгәртелде: эчтәлеккә туры килгән фотолар саны артты, текст бирелгән шрифт зурайтылды.

«Яшь буыннан бер адым алга» язмасында Казанның  Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең директор урынбасары, югары квалификация категорияле татар теле hәм әдәбияты укытучысы Мәйсәрә ВӘЛИЕВА үз белем йортындагы эшләү алымнары белән таныштыра.

Журналистлар Сиринә Мөхәммәтҗанова Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең узган уку елы йомгаклары һәм яңа уку елына планнары турында, ә Ирек Нигъмәти Биектау районының мәгариф  тармагы белән танышып кайтты.

Ә Татарстан Фән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Мөслимә Шәкүрова һәм Лилия Гыйниятуллина «Туган тел» предметы буенча белем бирүнең яңалыгы, эчтәлеге һәм үзенчәлеге турында сөйли.

«Мәгариф. Татар теле» журналының бу санында урын алган «Омонимнар», «Затланышлы фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау», «Ясалма сыйфатларның үзенчәлекләре» һәм башка темаларга дәрес үрнәкләре дә укытучылар өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.

«Мәгариф. Татар теле»нең өченче санын укыгыз!

Ландыш Нәсыйхова

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*