tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулу уңаеннан, Казанда фәнни чаралар уза
“Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулу уңаеннан, Казанда фәнни чаралар уза

“Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулу уңаеннан, Казанда фәнни чаралар уза

Татарстандагы иң өлкән басмаларның берсе булган “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулды. Шул уңайдан Казан (Идел буе) федераль университетының Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты, “Мәгариф” журналы редакциясе, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан журналистлар берлеге “Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздыра. Пленар утырыш 26 февральдә “Татмедиа” бинасында үтә.

Ә төштән соң ТР Журналистлар берлеге бинасында “Туган телне өйрәнүдә заманча технологияләр” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы оештырыла.

Бу чараларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. катнашуы көтелә.

“Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында 27 февральдә Казан (Идел буе) федераль университетының Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты бинасында түбәндәге секцияләр эше планлаштырыла: “Белем һәм тәрбия бирүдә гаммәви коммуникация чаралары һәм яңа технологияләрнең роле”, “Татар журналистикасында мәгариф басмаларының үсеше”, “Мәгърифәтче журналистлар мирасы”, “Басма һәм электрон мәгълүмат чараларында сөйләм культурасы проблемалары”.

Конференция йомгаклары буенча фәнни җыентык бастырып чыгару күздә тотыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*