tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәпләрдә көзге урак якынлаша
Мәктәпләрдә көзге урак якынлаша

Мәктәпләрдә көзге урак якынлаша

Май бәйрәмнәрендә мәктәп укучылары рәхәтләнеп ял итми.Мәгариф өлкәсе яңалыкларын күзәтүне шул фикердән башлыйбыз. Өлкән сыйныфларда  имтиханнар якынлашканда, уку елына һәм дүртенче чиреккә йомгак ясаганда, киләсе елга укыту сәгатьләре  бүлгәндә укытучылар да тыныч кына бакчада чәчәк утырта алмыйлар. Бигрәк тә татар теле укытучыларының хәле киеренке кала. Татар телен туган теле итеп таныган, татарча белем алырга теләгән укучылар саны аларның киләчәгенә тәэсир итә.

26 нчы апрельдә татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың финал өлеше быел да Г, Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында рәсми үткәрелүче туган тел көнендә  тәмамланды.

Бу  финалда якынча 400 кеше катнашты. Алар арасында  Россиянең 26 төбәгеннән һәм шулай ук дөньяның 13 иленнән килгән вәкилләр, Татарстан Республикасы укучылары да бар. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов тапшырды. Бүләкләү тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узды.

Гран-прига Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Ильяс Каадер  һәм  Казан кызы Альмира Хәкимуллина лаек булдылар. Хәзер финалга чыккан һәр баланың һәм аның укытучысының тәҗрибәсен өйрәнергә, тел укыту, әдәбятны ярату уенча заманча ысулларны өйрәнергә генә кала.

Шулай ук май бәйрәме алдыннан Казанда инглиз телен өйрәнү буенча Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.Казан федераль университетының  филология бүлегендә үткән бәйгедә Россиянең 70 төбәгеннән 200 ләп укучы катнашты. Аларга ярдәмгә 85 укытучы килгән иде. Жюри рәисе – педагогия фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Чит телләр һәм тәрҗемә итү югары мәктәбе директоры Диана Сабирова булды. Жюри составына Мәскәү һәм Казан шәһәрләренең югары уку йортлары һәм мәктәпләр укытучылары да керде.

Язма һәм телдән сынаулар биргәннән соң җиңүче дип табылган 14 укчының 13 е Мәскәңән, ә бересе Казанда яшәүче Александра Валовская булып чыкты. Шулай итеп, РФ төбәкләрендә инглиз телен өйрәнү хәзергә әллә ни шаккатырырлык түгел дигән тәэсир кала.

Мәскәүдә V Мәскәү халыкара мәгариф салоны узды. Ул Россиядә  мәгариф өлкәсендә үткәрелә торган иң зур чара, ачык форум һәм илебездә белем бирүдәге яңа технологияләрне киң яктыртучы иң зур күләмдәге күргәзмә.

Иң яхшы балалар проектлары сайлап алынды. Мәскәү халыкара мәгариф салонында катнашу өчен төп экспонат булып Түбән Кама шәһәре «Кванториум» балалар технопарклары  федераль челтәре операторы катнашты.

«Түбән Кама агросәнәгать көллияте» студенты балалар технопаркы укытучысы Наталья Грачева (WorldSkills эксперты) җитәкчелегендә  сәнәгать роботы Kuka ярдәмендә Мәскәү халыкара мәгариф салонына килүчеләргә сәнгати осталыкларын күрсәтте.

Россия укучыларның фәнни-техник иҗат өлкәсендәге  бәйгедә Чаллы укучылары  Дияра Камалетдинов и Тимур  Сафиуллин зур уңышка ирештеләр.  Аларның  «Нейрохронометр 2.0»  дигән аппараты  нейротехнологиия тармагында иң яхшы дип табылган.

Иң  кайнар юнәлеш булып педагогларның осталыгы, дәресләрнең югары сыйфатына ирешү кала. Мәгариф һәм фән министры урынбасары  Илсур Хадиуллин   квалификация күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән моделен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүмати технологияләр үзәге башкарма директоры Татьяна Камалетдинова, Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, Мәгълүмати технологияләр үзәге баш белгече Тамара Торова, шулай ук республика районнарыннан аттестацияләү һәм квалификация күтәрү эшен оештыручы  методистлар, район мәгариф бүлеге җитәкчеләренең белем бирү эшчәнлеге буенча урынбасарлары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары белгечләре катнашты.

Иртәме-соңмы осталыкның шәхескә юнәлдерелгән  модель-кысалары  гадәткә керер дигән өмет белән мәгариф яңалыкларын тәмамлыйбыз.

 Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*