tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрҗани оныклары белем иленә сәяхәткә чакыра
Мәрҗани оныклары белем иленә сәяхәткә чакыра

Мәрҗани оныклары белем иленә сәяхәткә чакыра

Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан шәһәре мөхтәсибәте, Татарстан башкаласының Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете каршында эшләп килгән “Балалар” үзәге 11 февраль көнне сәгать 10да “Белем иленә сәяхәт” исемле иртәнге чара уздыра.

Биредә үзәккә йөрүче балалар үзләренең дин, әдәп-әхлак, фән өлкәсендә алган белем һәм тәрбия күнекмәләре белән таныштырачак. Шулай ук аларга дөньяви фән маҗараларыннан торган шоу-программа да күрсәтергә ниятләнә. Чарада ТР мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелеге, ТР Президенты Аппараты вәкилләре һәм башкала мәгариф оешмалары җитәкчеләре чакырулы. Иртәнге бәйрәмдә балаларның әти-әниләре дә катнаша, нарасыйларның кул эшләре күргәзмәсе эшли.

Республикабызда әдәп-әхлак тәрбиясен киң җәелдерү, рухи кыйммәтләребезне саклау, үстерү максатыннан гамәлгә ашырылучы “Белемле киләчәк” проекты кысаларында эшләүче әлеге үзәктә балалар дини, дөньяви башлангыч белемнәрне үзләштерәләр, ислам тәрбиясе алалар, кул эшләре, спорт белән шөгыльләнәләр, сөйләм һәм үзара аралашу күнекмәләрен үстерәләр. Биредә эшләүче тәҗрибәле педагоглар яшь буынны тәрбияләүдә заманча чаралар кулланып эшлиләр.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*