tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Русе һәм татар ханлыклары мөнәсәбәтләре турында китап тәкъдим ителде
Мәскәү Русе һәм татар ханлыклары мөнәсәбәтләре турында китап тәкъдим ителде

Мәскәү Русе һәм татар ханлыклары мөнәсәбәтләре турында китап тәкъдим ителде

10 июльдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Булат Рәхимҗанов “XV – XVI гасырлар Мәскәү Русе һәм татар ханлыклары” (“Московская Русь и татарские ханства в XV – XVI вв.”) дип аталган китабын тәкъдим итте.

Әлеге китапта автор Алтын Урда таркалганнан соңгы татар илләре һәм Мәскәү патшалыгы арасында булган сәяси мөнәсәбәтләрне яктырта.

Тулырак мәгълүматны Булат Рәхимҗанов “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде. Ул яңа китабында Җучи Олысы варислары арасында Мәскәү “чит” яисә “үзләренеке” булганмы соравына җавап эзләвен әйтте.

“Китапны җиде ел ярым яздым”

“Әлеге китапны 7,5 ел яздым. Бу турыда туксанынчы елларда студент чагымда ук уйлана башлаган идем. Тарих китапларында әлеге темага материаллар бик аз дәрәҗәдә бирелгән”, – дип сөйләде Булат Рәхимҗанов.

“Ике вакыйга аеруча исемдә калды. 1480 ел – Русьнең төньяк һәм төньяк-көнчыгышында монгол-татар золымына нокта кую. 1552 ел – Казанны алу. Ә әлеге вакыйгалар арасындагы вакыйгалар турында бөтенләй дә бер мәгълүмат та юк. Тормыш туктап торган төсле. Ни булганын белү үземә бик кызык булды.

Икенче этәргеч – күп кенә нәзәкәтсез сүзләр ишетергә туры килүдә. Имеш, агрессия Мәскәү ягыннан гына булган, Казан ханлыгы исә тыныч ханлык булган дигән әйберләр ишеттем. Минем дөреслекне беләсем килде. Ә моңарчы минем бу темага язган диссертациям дә бар иде. Яңа китабымда мин вакыйгаларга акцентны үзем теләгәнчә куйдым. Моңарчы билгеле булган вакыйгаларга яңа төрле төсмер өстәдем. Кайвакыт, нәрсәгәдер басым ясап, төп әйберне төшереп калдыралар. Вакыйгаларның әһәмиятен күрсәтергә тырыштым. Миңа калса, китапны укыгач, кешеләр ялгышлыкларны әзрәк эшләрләр иде, тарихыңны белеп тору һәркемгә дә мөһим,” – дип сөйләде Булат Рәхимҗанов.

Биш бүлектә ачылган тарих

“XV – XVI гасырлар Мәскәү Русе һәм татар ханлыклары” китабы биш өлештән тора. Беренче өлешендә татарларның ничек итеп Мәскәүгә килеп эләккәннәре хакында сөйләнә. Касыйм ханлыгы барлыкка килүе турында әйтелә. Икенче бүлек “Алтын Урда ничек юкка чыкты” дип атала. Алтыр Урда юкка чыкканнан соң Кырым ханлыгы Алтын Урданың реинкарнациясе буларак күрсәтелә.

Өченче бүлектә Мәскәү һәм кайбер Казан ханлыгы дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сөйләнә.

Дүртенче бүлектә Касыйм ханлыгы белән мөнәсәбәтләр дә ачыклана.

Бишенче бүлек – йомгаклау бүлеге. Татарлар өчен Мәскәү “чит” яисә “үзләренеке” булганмы дигән сорауларга җавап бирелә.

“Ходай шулай кушкан”

“Мәскәү Алтын Урда тарафыннан кысрыкланган дигән сүз дә дөрес үк түгел. Имеш, бу сәбәп аркасында, Мәскәүнең үсеше тоткарланган. Мин укыган чыганакларда языла – әгәр яулап алыну булган икән, димәк, гөнаһлар өчен түләү вакыты җиткән. Ходай шулай кушкан диеп язылган,”– дип сөйләде Булат Рәхимҗанов.

Китап укыр өчен, проблеманы белергә кирәк

Булат Рәхимҗановны котларга тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та килгән иде. “Булат Раим улы бу китапны чыгару буенча бик күп эшләде. Яңа китабы чыгуы белән котлыйбыз. Ул китапны фәнни-популяр, дип бирә. Мин алай дип әйтмәс идем. Әлеге китапта терминнар күп кулланыла, тарихи вакыйгалар турында сөйләнә. Авыр сорауларны тикшерү бара. Һәркем дә моны аңлап та бетермәскә мөмкин. Проблеманы белгән кеше генә бу тарихи китапны аңлап укый ала,” – дип сөйләде Дамир Исхаков.

Тарих яңа яктан ачылды

Тарих фәннәре кандидаты Илдус Заһидуллин да яңа китап буенча фикерләрен әйтте. “Мәскәү һәм Казан ханлыгы мөнәсәбәтләрен яктырткан диссертацияләр бар. Китапның яңалыгы – Казан ханлыкларын гына сурәтләү түгел, ә Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен күрсәтүдә. Бу китап күпләргә кызык булыр, дип уйлыйм. Булат Рәхимҗанов әлеге язмасы белән тарихны яңа яктан ачып бирде, дөньяга карашны үзгәртте. Авыр терминнарны аңлаешлы итеп язган. Вакыйгаларны укучыга уңайлы телдә язып аңлаткан. Булат Раим улын чын күңелебездән котлыйбыз” – дип сөйләде ул.

  • Булат Рәхимҗанов – тарихчы (Казан дәүләт университетында, 1998), тарих фәннәре кандидаты (Казан дәүләт университеты, 2001), фәнни ике монография авторы: “Касыйм ханлыгы (1445-1552) Тарих очерклары (Казан, 2009)” һәм “Мәскәү һәм татар дөньясы: үзгәреш чорында хезмәттәшлек һәм каршылык. XV – XVI” (Санкт-Петербург, 2016), “Московская Русь и татарские ханства в XV – XVI вв.” (Казань, 2018) фәнни-популяр китап авторы.

Күпчелек фәнни чараларның катнашучысы, алар арасында халыкара конференцияләр, Җәйге мәктәпләр, табиб семенарлары да бар. Докладлар белән Гарвард университетында, Санкт-Петербург дәүләт университетында, Югары иҗтимагый фәннәр мәктәбендә ( EHEESS, Париж), Майнцта урнашкан Иоганн Гутенберг университетында, Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбендә, Уралдагы федераль университетта, Вена университетында чыгышлар ясаган.

Татарстан Республикасында яшь галимнәргә дәүләт ярдәм итү “Тарих, тел һәм әдәбият” дип аталган юнәлеше буенча премия лауреаты (2004). Галимнәрне алмашу Фулбрайт программасы финалисты (2006). Иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр буенча Карнеги Фонды стипендиаты. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырган конкурста “Иң яхшы яшь галим 2009” номинациясендә җиңүче.

Назлыгөл Мәсәлимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*