tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары автономиясе татар телен өйрәнү буенча курс оештыра
Мәскәү татарлары автономиясе татар телен өйрәнү буенча курс оештыра

Мәскәү татарлары автономиясе татар телен өйрәнү буенча курс оештыра

Төбәк иҗтимагый оешмасы – Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе теләге булган һәркемгә уникаль мөмкинлек тәкъдим итә. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр бушлай һәм уңайлы форматта – Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук онлайн форматта укый алачаклар.

Оештыручылар сүзләренчә, хәзер Мәскәү шәһәренең татар автономиясендә 50дән артык кеше татар телен өйрәнә.

Барлыгы 5 төркем бар. Шуларның берсе – көндезге, өчесе – онлайн, шулай ук экспресс-курс та үткәрелә. Дәресләрне филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Вәлиева уздыра.

Төрле дәрәҗәдәге төркемнәрдә Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән һәм хәтта башка илләрдән студентлар шөгыльләнә: дәресләргә Бөекбритания, Канада һәм Португалия илләреннән дә кушылганнар.

3-4 ай узгач, студентлар туган телләрен яхшы аңлый башлый һәм сөйләшү клубында практика уза. Туган телне белү теләге, дәресләрнең даимилеге һәм көндәлек практикасы – татар телен үзләштерүнең бөтен сере.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*