tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла
Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла

Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла

Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла. Курсларга, ничә яшьтә булуга карамастан, һәркем языла ала. Беренче дәрес 7 февраль көнне 20:00 сәгатьтә узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә курсларны оештыручы Ринат Азисов хәбәр итте.

Оештыручы Ринат Азисов сүзләренчә, курсларга йөрүчеләр татар телендә аңларга һәм сөйләшергә өйрәнәчәк.

“Мин курсларда нинди аудитория булуын аңлар өчен, яшь катламнарына бүлмичә, барлык халыкны да чакырырга булдым. Олы һәм урта яшьтәге кешеләрне бер төркемдә укытып була дип саныйм. Мәктәп балалары да килсә, алар өчен махсус аерым төркем ачарга туры киләчәк. Беренче чиратта, курсларга йөрүчеләр татарча аңларга һәм сөйләшергә өйрәнәчәк. Бу курслар телне белмәгән, яки татарча аңлаган, әмма сөйләшә алмаган кешеләр өчен файдалы булыр, дип уйлыйм”, – дип сөйләде Ринат Азисов.

Дәресләрне Татарстанда туып үскән, татар теле буенча күп кенә олимпиадаларда җиңгән Илдар исемле егет алып барачак.

Мондый курслар алдан да уздырылган. Аларны Мәскәү татарларының Көньяк-көнчыгыш мохтарияте рәисе Гаяз Ямбаев оештырган. Берничә елдан соң, бу курсларны яңадан булдырырга кирәк, дигән карар кабул ителгән.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*