tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында
Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында

Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында

Новосибирск өлкәсендә “Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында” дип исемләнгән җәйге лагеренең профильле балалар сменасы оештырыла. Лагерь12 августтан 21 августка кадәр эшләячәк.  Сменаны уздыру урыны – Новосибирсктан 140 км һәм Кемероводан 150 км ераклыкта урнашкан “Зеленый Дом” ял базасы.

Лагерь Новосибирск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге, Новосибирск татар мәдәни үзге ярдәме белән оештырыла.

Смена программасында – иҗади остаханәләрдә тарих, тел, вокал, халык биюләре, кулланма сәнгать буенча дәресләр. Шулай ук милли үзенчәлекләрне үз эченә алган уеннар, бәйгеләр һәм башка чаралар.

Сменаның дәвамлылыгы – 10 көн. 10-16 яшьтәге балалар кабул ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*