tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли педагогия институты концепциясен эшләүдә Г.Ибраһимов институты да катнаша
Милли педагогия институты концепциясен эшләүдә Г.Ибраһимов институты да катнаша

Милли педагогия институты концепциясен эшләүдә Г.Ибраһимов институты да катнаша

Милли педагогия институтының концепциясен әзерләүдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты катнаша. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Г.Ибраһимов исемендәге институтның директоры Ким Миңнуллин хәбәр итте. Әлеге институт Татарстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә яңа буын татар теле һәм әдәбият дәреслекләре әзерләүдә дә катнашачак.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инстититутының узган ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы узды.

“Татар телен һәм әдәбиятын укыту соңгы арада аерым , үзенчәлекле юнәлеш алды, – ди Ким Миңнуллин. – Безнең институт фундаменталь фән белән шөгыльләнә. Бездә чыккан хезмәтләр дәреслек һәм хрестоматияләр эшләүдә нигез булып тора. Моңарчы да аерым галимнәр дәреслекләр эшләүдә катнашып килде. Ә соңгы елларда бу мәсьәлә белән максатчан рәвештә шөгыльләнә башладык”.

Аның сүзләренчә, институтта узган ел Милли мәгариф бүлеге төзелгән. Алга таба әлеге бүлек тулы канлы булып эшләргә ниятли.

“Педагогика юнәлешендәге милли уку йорты теләсә нинди җәмгыятьтә булырга тиеш, дип саныйм. Шулай ук, яңа уку йортына – яңача караш булу мәслихәт, – ди Ким Миңнуллин. – Анда бүген һәм иртәгә җавап бирерлек кадрлар әзерләү мәсьәләсе куелырга тиеш. Мәктәпләргә милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе иң катлаулы юнәлеш булып тора. Нинди генә методика һәм дәреслек әзерләсәк тә, бүгенге көн таләбенә җавап бирердәй кадрлар булдыру зарур. Шуңа күрә милли педагогия институтының нинди булуы да төп мәсьәлә булып тора”.

Белешмә өчен: ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – күп профильле академик оешма. Аның төп максаты – татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә фәнни эшчәнлекне тормышка ашыру, фундаменталь, гамәли тикшеренүләр үткәрү, фәнни кадрлар әзерләү.

Институт Республика Мәгариф халык комиссариаты боерыгы һәм ТАССР халык комисарлары Советының 1939 елның 7 ноябре Карары белән оешкан. 1967 елдан татар әдәбияты классигы Г.Ибраһимов исемен йөртә. 1993 елда Институт Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе составына кертелә.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*