tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли үзаң үстерү өчен тарихны өйрәнергә кирәк
Милли үзаң үстерү өчен  тарихны өйрәнергә кирәк

Милли үзаң үстерү өчен тарихны өйрәнергә кирәк

Бу җыелышка академик Индус Таһиров, фән докторлары Файзелхак Ислаев, Хатип Миңнеголов, Дамир Исхаков, шулай ук тарих фәннәре кандидатлары Илнар Гарифуллин,  археолог һәм төбәкче Альберт Борһанов һәм башка галимнәр, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин,  атаклы сәнгатькәрләр Әзһәр Шакиров, Мингол Галиев һәм башка билгеле шәхесләр килгән иде.

Утырышны республикабызның тарихи мирасы буларак танылган Милләт йортын тергезгән билгеле эшкуар, Бөтендөнья татар конгрессы аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов    ачты. Ул БТК Аксакаллар шурасының экспертлар төркемнәре эшчәнлеге турында сөйләде, шураның тарих комиссиясенең координаторы һәм сәркатибе итеп тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмановны расларга тәкъдим итте.

Бу турыда карар кабул ителгәч, академик Индус Таһиров тарихны өйрәнү һәм Татарстан, татар дәүләтчелеге мәсьәләләренең  милли үзаң тәрбияләүдә әһәмияты турында тәфсилле чыгыш ясады. Бу актуаль мәсьәләне җентекләп тикшерүгә утырышта катнашучылар үзләренең саллы өлешләрен керттеләр. Тарихны өйрәнү һәм милли үзаң тәрбияләү  буенча махсус концепция һәм даими практик эш алып бару кирәк дип табылды.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*