tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин — мәктәп укучысы» кушымтасының татарча версиясен эшләү мәсьәләсе каралачак
«Мин — мәктәп укучысы» кушымтасының татарча версиясен эшләү мәсьәләсе каралачак

«Мин — мәктәп укучысы» кушымтасының татарча версиясен эшләү мәсьәләсе каралачак

2020/2021 уку елы башыннан тест режимында эшли башлаячак «Мин — мәктәп укучысы» мобиль кушымтасының татарча версиясен эшләү мәсьәләсе каралачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Мин — мәктәп укучысы» кушымтасын тест рәвешендә эшләтеп җибәрү 2020/2021 уку елы башыннан планлаштырыла. Киләчәктә кушымтаның татарча версиясен эшләү мәсьәләсе карала, диде Илсур Һадиуллин.

Кушымта мәктәп укучыларына электрон көндәлекне кулланырга, мәктәп һәм сыйныф турында белдерүләр алырга, махсус активлык программаларында катнашырга, мәгариф, мәдәният һәм спорт вакыйгалары буенча аеруча мөһим мәгълүматлар белән танышып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Кушымта укучыларны уку һәм мәктәптән тыш эшчәнлек вакытында мобиль ярдәмче белән тәэмин итү максатында эшләнгән.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*