tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин Татарча Сөйләшәм”: квест, википедия һәм Ришат Төхфәтуллин
“Мин Татарча Сөйләшәм”: квест, википедия һәм Ришат Төхфәтуллин

“Мин Татарча Сөйләшәм”: квест, википедия һәм Ришат Төхфәтуллин

Һәр ел саен 26 апрель көнне Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында концерт узганын беләбез. Быел ул 15 нче тапкыр уздырылачак. Дөрес, онлайн форматта, ягъни чараны 14.00 сәгатьтә “ВКонтакте” челтәрендә, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең рәсми төркемендә карап булачак.

Концерт алдыннан шәһәрнең мәктәп укучылары һәм югары йортлары студентлары татарлар белән бәйле Казанның урыннарында квест уза. Онлайн-квестның җиңүчеләре дә 26 апрель көнне игълан ителәчәк.

“Мин татарча сөйләшәм” программасында яңа артистлар, икетеллелекне оныткан оешмаларга антипремия, төрле илләрдә яшәүче татарлар белән репортажлар, яңа татар проектларын булдыручы яшьләр өчен премия биреләчәк. Шулай ук чакырулы артистлар арасында интернетта узган музыкаль конкурс җиңүчеләре дә чыгыш ясаячак. Иң кызыгы – эстрада артистлары белән дуэтлар! Музыкантлар: Taraf, KMBLGN, Бәллүр, Азат Гыймадиев, Tatarboy, Abadeli, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.

ТАТАР ВИКИПЕДИЯСЕНДӘ БӘЙГЕ!

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында Википедиядә “Татар 4.0” мәкаләләр бәйгесе оештырыла. Анда катнашырга Татарча Википедия белән кулланучылар чакырыла. Мәкаләләр бәйгесе Интернетта татар телендә сыйфатлы контент булдыру, телне үстерү һәм халкының тарихы, мәдәнияте кызыксынучыларга ярдәм итү максаты белән оештырыла.

Катнашучыларның эшләре 19 апрельгә кадәр кабул ителә. Алар арасыннан 3 номинация буенча
барлыгы 6 җиңүче сайлап алыначак. Номинацияләр: “Мәдәният” – татар мәдәнияте белән бәйле шәхесләр, оешмалар, вакыйгалар һәм төшенчәләр; “Фән” – төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән галимнәр, татарларның уку йортлары, татарларга кагылышлы фәнни тәрминнар; “Тарих” – татарлар белән бәйле тарихи вакыйгалар, күренекле шәхесләр, тарихи истәлекләр. Бәйгенең җиңүчеләре 5000 сумлык акчалата премия һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең истәлекле бүләкләренә ия булачак!

“ТАТАР ДОЗОР” КВЕСТ УЕНЫ

Ел саен үткәрелә торган квестта гомуми белем бирү оешмалары, югары һәм урта уку йортлары катнаша ала. Уен онлайн форматта 19 апрель көнне узачак. Гомуми белем бирү оешмалары арасында командада 4 катнашучы һәм куратор булырга мөмкин. Башта куратор гариза җибәрә, команда координацияли, аны хәбәр итә, тик уенда катнашмый, ягъни аларның эш нәтиҗәләренә йогынты ясамый. Студентлар арасында командада катнашучы булырга мөмкин, шуларның берсе – хәбәрче һәм гаризаны тутыручы. Уен «бродилка» форматында узачак, картада Казанның тарихы, әдәбияты, музыка, кыскасы, Татарстан һәм Казан мәдәнияте белән бәйле истәлекле урыннардан гыйбарәт. Уен 2 төрле дәрәҗәдән тора һәм «Google Map» та (Гугл-карта) уза. Беренче дәрәҗәдәге картада 75 ноктадан тора. Җавап итеп объектның, урынның исемен, татар, Татарстан, Казан тарихы, мәдәнияте белән элемтәне күрсәтергә кирәк, тасвирлауга фото һәм видео материалларга сылтамалар да беркетү мөмкинлеге бар. Җавапның оригинальлеге мөһим. Икенче дәрәҗәге картаны катнашучылар үзләре, Татарстан тарихы белән турыдан-туры бәйле 10-20 кызыклы урынны табып һәм үз сайлауларын аңлатып төзи (бу урыннар исемлегенә беренче картадага җитмеш биш урын керә алмый). Чарага бер көн калгач, уенга тулы җитәкчелек гомуми почтага киләчәк. Гариза 17 апрельгә кадәр тутырылырга мөмкин. Уен нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучы командалар диплом, җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә ия була.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*