tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минск киләсе елда “Татарча диктант”та зуррак составта катнашырга вәгъдә итә
Минск киләсе елда “Татарча диктант”та зуррак составта катнашырга вәгъдә итә

Минск киләсе елда “Татарча диктант”та зуррак составта катнашырга вәгъдә итә

Буген “Татарча диктант” акциясе беренче тапкыр Белорусиянең Минск шәһәрендә дә узды. Аны биредә “Чишмә” татар-башкорт оешмасы оештырган. Оешмаларында 200ләп кеше исәпләнсә дә, кызганычка, диктантны язучылар саны күп булмаган.

  • Без татарча диктантны 3 кенә кеше яздык, кызганычка каршы. Барысы да булдыра алмыйбыз дип килмәделәр. Ә безгә БИК охшады. Мәктәп елларын искә төшереп, канатланып, чын куңелдән сөенеп, шундый горурлык тойгылары белән татарча яздык. Киләсе елда узачак акциягә пропоганданы бүген үк башлыйбыз, – ди “Чишмә” татар-башкорт оешмасы рәисе урынбасары Гөлсинә Аброськина.

Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәреннән өзекне Минск шәһәрендә “Чишмә” татар-башкорт оешмасы рәисе Эльвира Левшевич укыган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*