tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мөгаллим» фикердәшләр туплый
«Мөгаллим» фикердәшләр туплый

«Мөгаллим» фикердәшләр туплый

«Заманча татар теле укытучысы» төркеме «Штаб» резиденциясендә осталыкларын камилләштерергә теләгән шәһәребез мәктәпләрендәге татар теле укытучылары катнашында «Мөгаллим» дип исемләнгән беренче очрашуын уздырды. Ирекле атмосферада узган очрашуда укытучыларга татар телен заманча укыту алымнары, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү ысуллары тәкъдим ителде.

Казанның 165 нче мәктәп мөдире Айдар Шәмсетдинов үз чыгышында балаларның телдән читләшүендә гаепнең күпчелек өлеше укытучыларның үзендә булуына, шәһәр балаларына сүзнең мәгънәсен тотып алырга кыенга туры килүенә басым ясады. «Без баланың сөйләмен үстерә белмибез, – диде ул. – Сөйләмне үстерү – үзе бер фән. Моның өчен безгә дәресләрне укучыда сөйләмгә ихтыяҗ тудырырлык кызыклы һәм аңлаешлы әңгәмәдән башларга өйрәнергә кирәк. Укытучы бертуктаусыз сөйләп торырга тиеш. Шунсыз сүзләр баланың аңында калмый.

«Бала-Сити» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова дәрес биргәндә укытучылардан сүз басымына, авазларга игътибар итүләрен сорады. «Укытучының сөйләме һәрвакытта үрнәк, сокланырлык булырга, бала аңардан күреп, матур сөйләргә омтылырга тиеш», – диде ул.

Ирек НИГЪМӘТИ,
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*