tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Сөнгатулла Бикбулатны искә алу кичәсе узды
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Сөнгатулла Бикбулатны искә алу кичәсе узды

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Сөнгатулла Бикбулатны искә алу кичәсе узды

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашында Сөнгатулла Бикбулатның тормыш юлына багышланган искә алу кичәсе үткәрелде. Сөнгатулла хәзрәт “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә остазлык итүе белән мәгълүм шәхес. Әлеге чара мәдрәсәнең кичке бүлек укучылары тарафыннан әзерләнде. Бу кичәдә шулай ук Сөнгатулла хәзрәтнең оныкчыгы катнашты. Ул бабасына соклануын белдерде, матур җылы сүзләр сөйләде.

Әлеге кичәдә Сөнгатулла Бикбулат турында фәнни хезмәтләр язган Марат хәзрәт Мәрданшин да булды. Ул бик теләп әлеге танылган шәхес хакында мәгълүматлар белән уртаклашты, шәкертләрнең сорауларына җавап бирде.

Татар дин галиме Сөнгатулла Бикбулат­ның Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турындагы хезмәте дини даирәләрдә шактый яхшы мәгълүм, ул Татарстанның барлык мәдрәсәләренә дәреслек итеп кертелгән. Соңгы елларда Сөнгатулла Бикбулатның “Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын)” хезмәте Казанда “Хозур” нәшриятында берничә тапкыр басылып чыкты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*