tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөһим сүзләр әлифбасы
Мөһим сүзләр әлифбасы

Мөһим сүзләр әлифбасы

Татар теленә өйрәтүнең нинди генә ысулларын кулланмыйлар хәзер. Хәтта әлифбаның да яңа төрләре барлыкка килде. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә “Мөһим сүзләр әлифбасы” мәгариф проектының инде икенче видеосы пәй­да булды. Аның кысасында эстрада, спорт, интернет һәм телевидение йолдызлары тамашачыларны татар сүз­ләре белән таныштыра.

Проектның беренче чыгарылышын­да Татарстанның атказанган артис­ты Эльмира Кәлимуллина, Казанның “Зенит” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно, татар блогеры Ринат Галиәхмәтов һәм Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова катнаштылар. Икенчесендә исә “Ак барс” капитаны Данис Зарипов, театр режиссеры һәм продюсер Диана Сәфәрова, 2019 елда “Татнефть җыелма командасы” югары КВН лигасында катнашучы команда актеры Константин Бутусов һәм “Татар­стан – Яңа гасыр” телеканалы алып баручысы Айзилә Батырханова кунак булып килгән. Тамашачыларны “алга”, “бәхет”, “шатлык, “тел” кебек сүзләр бе­лән таныштырганнар, аларны урыс теленә тәрҗемә иткәннәр, сүзләрне сөйләм телендә ничек кулланырга ки­рәклеген өйрәткәннәр. Катнашу­чы­лар­ның барысын да атап чыгуым юкка гына түгел.

Проектны әзерләүчеләр, нәкъ менә Татарстан йолдызлары татарча сөйлә­шергә керешкәч, башкаларда да кызыксыну уяныр, дигән фикердә. “Мө­һим сүзләр әлифбасы” күпмилләтле илебез мәдәниятендә татар теленең матурлыгына һәм мөһимлегенә багышланган, аның максаты – татар сүзләрен көн­дә­лек тормышта иркен файдалана алу”, – диелгән You Tube каналындагы тасвирламада. Бу видеолар ярдәмендә генә иркен сөйләшә алу мәсьәләсе бәхәсле, әлбәттә. Ә менә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике роликны да социаль челтәрләрдә бастырган. Проект­ны төзүчеләр уйлавынча, монысы биг­рәк тә мөһим. Димәк, кызыксыналар.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*