tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды үз карамагындагылар өчен татар теле дәресләрен башлады
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды үз карамагындагылар өчен татар теле дәресләрен башлады

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды үз карамагындагылар өчен татар теле дәресләрен башлады

“Зәкят” хәйрия фондында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Без – татарлар” программасын тормышка ашыру кысаларында татар телен өйрәтү курслары башланып китте. Билгеле булганча, республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган, татар телен өйрәнү буенча 100 мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр оештырылды. Курслар ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла. Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

«Зәкят» хәйрия фондында татар теле дәресләрен филология фәннәре кандидаты, КНИТУ-КАИ доценты, 18 еллык эш стажы булган педагог Гөлназ Закирова алып бара. Ул 2014 елда КФУда халык өчен шундый ук курслар уздырган иде.

«Зәкят» хәйрия фондында татар теле курсларына 36 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 15 кеше язылган. Шул ук вакытта оештыручылар дәресләргә барлык тел өйрәнергә теләүчеләрне дә чакыра. Моннан тыш, дәресләр үткәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен барлык санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алына: укучыларның медицина битлекләреннән килүләре һәм мәчеткә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри.

“Зәкят” хәйрия фондында татар телен өйрәнү дәресләре атнага бер тапкыр ике сәгать дәвамында (18.00-20.00) бушлай уздырыла. Дәресләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы белгечләре белән берлектә нәшер ителгән “Татар теле” дәреслеге кулланыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итә.

Моннан тыш, фондта Ислам нигезләрен, Татарстанда ислам тарихын тирәнтен өйрәнү, кызлар һәм малайлар өчен Коръән укырга өйрәтү курслары уза.

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр, 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып, курсларга языла ала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*