tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Октябрьдә ике укытучыга Мирза Мәхмүтов премиясе тапшырылачак
Октябрьдә ике укытучыга Мирза Мәхмүтов премиясе тапшырылачак

Октябрьдә ике укытучыга Мирза Мәхмүтов премиясе тапшырылачак

Укытучы көне уңаеннан  Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле булачак. Бу хакта Кукмарада узган республика август киңәшмәсендә РТ мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Быел беренче тапкыр Татарстан мөгаллимнәренә Мирза Мәхмүтов премиясе тапшырылачак. Әлеге премиягә бәйгене министрлык гыйнвар аенда игълан иткән иде», — дип белдерде Борһанов.

Бәйге нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, 5 октябрьдә, 100әр мең сум күләмендә ике премия тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез, Мирза Мәхмүтов исемендәге премиясе Рөстәм Миңнеханов  тарафыннан узган елның декабрь ае азагында  гамәлгә куелган иде.

Премиягә лаек булган затларга «М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеме,  акчалата бүләк, диплом, һәм мактау билгесе тапшырылачак.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*