tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә “Татарча диктант” акциясе үзәк китапханәдә уза
Омск шәһәрендә “Татарча диктант” акциясе үзәк китапханәдә уза

Омск шәһәрендә “Татарча диктант” акциясе үзәк китапханәдә уза

19 октябрь көнне бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Омск шәһәрендәге милләттәшләребезне дә әлеге чарада актив булырга чакырабыз, дип язалар социаль челтәрләрдә Омскиның “Мирас” татар мәдәнияте үзәге активистлары.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Шәһәрнең үзәк китапханәсендә көтеп калабыз. Башлана 16.00 сәгатьтә. Адресы: Җиңү Бульвары, 4. Телефон: +7(3812)31-52-70

Посмотреть на карте Омска

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*