tatruen
Баш бит / Слайдер / Оренбургта укучылар арасында бәйге узды
Оренбургта укучылар арасында бәйге узды

Оренбургта укучылар арасында бәйге узды

Оренбур шәһәренең 8нче гимназия базасында Оренбур губернасының 275 еллыгына багышланган РФ укучыларының “Ватан” (“Отечество”) туристик-туган якны өйрәнү хәрәкәте буенча 27нче шәһәр конкурсы узды. Анда шәһәрнең мәгариф учреждениеләренең 7-11нче сыйныфларында белем алучы 74 укучы катнашты.

Шулар арасында 38нче санлы татар телен тирәнтен өйрәнүле мәктәп укучылары да бар.

Тикшеренү эшләрен яклау берничә юнәлештә барды. Мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучысы  Зәйнәгәбдинова Милана “Мәктәп музейлары” юнәлеше буенча “Хәтер хәзинәсе” дигән тема буенча проект эшен яклады, ә Даутова Розалия жюрига бертуганнарның  хәйрия эшчәнлеге һәм Оренбурда аларның исемнәре белән бәйле истәлекле урыннар турында “Ватан һәм халык файдасына”дигән тикшеренү проектын тәкъдим итте. Ике укучыбыз да 1нче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.

 

 

Тәнзилэ Кильметова, Оренбург.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*