tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда балалар өчен татар теле дәресләре оештырыла
Пермь краенда балалар өчен татар теле дәресләре оештырыла

Пермь краенда балалар өчен татар теле дәресләре оештырыла

Пермь краенда балаларга татар телен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбенең оештыру җыелышы узды. Дәресләрне уен формасында үткәрәчәкләр. “Бу телне тизрәк үзләштерергә, шулай ук балаларда кызыксынуны арттырырга ярдәм итә,” –  ди оештыручылар. Укучылар белән югары белемле мөгаллимә Азалия Ганиева шөгыльләнәчәк.

Беренче дәрес Пермь крае татарларының милли-мәдәни мөхтәриятендә 3нче февраль көнне көндезге сәгать 11 дә башлана. Курслар бушлай. Мөхтәриятнең адресы: Пермь шәһәре, Плеханов урамы, 37нче йорт. Дәресләргә язылырга өлгермәүчеләрнең тиз арада  анкета  тутыруы сорала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*