tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербург укучылары татар тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты
Петербург укучылары татар тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты

Петербург укучылары татар тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты

14 мартта Санкт-Петербургның Фрунзе районында урнашкан 325нче мәктәпнең 325нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең X сыйныф укучылары Ленинград өлкәсенең Дуслык йортына экскурсиягә килде. Балалар биредә татар тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Экскурсиянең максаты Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе территориясендә яшәүче татар халкы һәм башка милләтләрнең мәдәнияте белән таныштыру булган. Чараны быелгы уку елында мәктәптә үткәрелә торган «Хохлома» фестиваль-конкурсы кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Вәкаләтле вәкиллеге оештырган.

Санкт-Петербургтагы вәкаләтле вәкил урынбасары Дамир Сабиров һәм Ленинград өлкәсе мәдәният учреждениесе җитәкчесе Владимир Михайленко мәктәп укучыларын үзара хезмәттәшлек кысаларында Вәкиллек һәм Дуслык йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган төп эш юнәлешләре һәм яшьләр проектлары белән таныштырган.

Шуннан соң, укучылар татар халкының Интерактив музеенда булган.

Санкт-Петербургның татар яшьләр хәрәкәте активисты Сафия Кичемасова балалар өчен интерактив дәрес үткәрде, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары, Сабантуй бәйрәме хакында сөйләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чара ахырында кунакларны чәй һәм чәк-чәк белән сыйлаганнар.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*