tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Президент Болгар ислам академиясе территориясендә балалар лагере төзергә кушты
Президент Болгар ислам академиясе территориясендә балалар лагере төзергә кушты

Президент Болгар ислам академиясе территориясендә балалар лагере төзергә кушты

Татарстан Президентына Болгар ислам академиясенә яшь буынны җәлеп итү өчен биредә балалар лагере ачарга тәкъдим ителде. Бу тәкъдимне хуплап, Рөстәм Миңнеханов киләсе елда ук җәйге лагерь бинасы төзетергә күрсәтмә бирде. Бу хакта килешү бүген “Изге Болгар җыены” уңаеннан Россиянең дин әһелләре белән Болгар ислам академиясендә очрашуда булды.

Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Рушан Аббясов сүзләренчә, балалар ислам белеме нигезләрен белеп үсәргә тиеш. Рөстәм Миңнеханов лагерь республика программасы кысаларында төзеләчәген әйтте. “Без Россия төбәкләреннән балаларны кабул итәргә әзер”, – диде ТР Президенты.

Ректор Данияр Абдрахманов академиянең балалар белән эшләү тәҗрибәсе туплана башлавын искәртте. Быел Ерак Көнчыгыш Диния нәзарәте үз төбәгеннән балаларны җәйге лагерьга җибәрә. Татарстаннан да балаларны чакыру планы бар.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*