tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафис Борһанов: «Өч телле мәктәп төзер алдыннан концепция булдырырга кирәк»
Рафис Борһанов: «Өч телле мәктәп төзер алдыннан концепция булдырырга кирәк»

Рафис Борһанов: «Өч телле мәктәп төзер алдыннан концепция булдырырга кирәк»

Республиканың мәгариф һәм фән министры журналистлар белән очрашты. Казанның 3нче гимназиясендә булып узган әлеге матбугат конференциясендә һәр каләм иясе үзен һәм җәмәгатьчелекне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек алды.

Шундый сорауларның берсе республикада өч телле беренче мәктәп ачылу белән бәйле булды. Исегезгә төшерәбез, мондый тәкъдимне ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде.

«Концепциягә килгәндә – бүгенге көндә эшче төркем төзелгән. Аңа белгечләр, алдынгы директорлар керә. Россия регионнары, чит ил тәҗрибәсе өйрәнелә. Үзем шәхсән әлеге төркемгә кермәдем, чөнки бу мәсьәләдә бернинди басым булырга тиеш түгел. Якын киләчәктә концепция эшләнер дип уйлыйм. Аннан башка мәктәп төзелә башламаячак, – диде министр. – Мондый мәктәптә белем бирү рус, татар, инглиз телләрендә алып барылачак. «Бу – иң мөһим шарт булып торачак».

Рафис Борһанов билгеләп узганча, концепция нигезендә мәктәп төшенчәсенең яңа идеологиясен булдыру күз алдында тотыла. Шул идеологиядән чыгып, тиешле бина төзеләчәк. «Концепциядә балалар бакчасы, мәктәп, интернат та бар. Әлбәттә, бу хакта сөйләү иртәрәк, шулай да әйтим, анда гамәлдәге системада булмаган яңа элементлар шактый», – диде министр.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*