tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Регинада Тукай моңы бар!
Регинада Тукай моңы бар!

Регинада Тукай моңы бар!

Туган авылымда мәдәният йортында булсынмы, мәктәптәме үткән чараларда көләч йөзле шушы кызны еш очратам. Аның яңгыравык тавыш белән җырлавын, хисләнеп тә, тетрәнеп тә шигырь сөйләвен сокланып тыңлый авылдашлары.

Ә күптән түгел Туймазы районы Райман мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Бикташева сөенечле хәбәр җиткерде. 7нче сыйныф укучысы Регина Гыйльфанова “Тукай моңнары” республика бәйгесендә беренче урын яулаган.Кечкенәдән күптөрле түгәрәкләргә йөреп, сәләтен үстергән кызның район күләмендә дә уңышлары күп. Авылның 300 еллык юбилее уңаеннан язылган тикшеренү эше белән фәнни-гамәли конференциядә туган якны өйрәнүчеләр секциясендә призер булган.

Регина музыка мәктәбендә дә укый, бию түгәрәгенә йөри, мәктәп, район күләмендәге бик күп бәйгеләрдә катнашып, мактау грамоталарына ия булган. Шундый активлыгы Регинага гел “бишле” билгеләренә генә укырга һич тә комачауламый. Кыз үзе әйтүенчә, киресенчә, ярдәм итә икән, чөнки һәр эшне тиз һәм вакытында башкарырга этәргеч бирә.Узган ел Регина республика Башлыгы чыршысында катнашып, илһамланып кайткан. Тырыш кызның тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгенә иманым камил.Әти-әнисенең горурлыгы булган кызның зур терәге – юридик колледжда укучы абыйсы Айдар булса, Регина үзе – балалар бакчасына йөрүче сеңлесе Рианна өчен үрнәк.

http://kiziltan.ru/iskra/11190-reginada-tukay-moy-bar.html

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*