tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм “Гыйлем фест” бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә
Республикакүләм “Гыйлем фест” бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә

Республикакүләм “Гыйлем фест” бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә

Республикакүләм “Гыйлем фест”  фәнни-тикшеренү һәм социаль проектлар бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә.  Проектның максаты – укучыларны татар телендә актуаль фәнни-тикшеренү эшләре язарга, татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән фәнни һәм социаль проектлар булдырырга этәрү, гомумбелем оешмаларны һәм педагогларны белем бирү процессын татар телендә алып барырга стимуллаштыру.

Әгәр дә сез түбәндәге критерийларга туры киләсез икән:

  • фән һәм татар телен яратасыз;
  • татар телен фәнни-эзләнү эшегездә кулланасыз;
  • татар телен фән аша популярлаштыруга омтыласыз;
  • татар телле фәнни эшегез яки проектыгыз бар, икән,

димәк, бу фестиваль нәкъ сезнең өчен!

Кемнәр катнаша ала: гомумбелем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү оешмалары, урта профессиональ белем бирү оешмалары.

Гаризалар 24 октябрьга кадәр кабул ителә docs.google.com

Конкурс ике этапта уздырылачак:

Сайлап алу этабы: 21 сентябрь – 24 октябрь.

Икенче этап – турыдан-туры – фәнни фестиваль форматында уздырылачак. Уздырылу көне – 10 ноябрь.

Иң яхшы проектларның акчалата бүләкләр алу мөмкинлеге бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*