tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бу съезддан бик күп нәрсә алдык”, ди Нурия ханым
“Бу съезддан бик күп нәрсә алдык”, ди Нурия ханым

“Бу съезддан бик күп нәрсә алдык”, ди Нурия ханым

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды үтте. Аның  эшендә Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәре мәктәбендә татар теле буенча түгәрәк җитәкчесе Нурфия Мулланурова да катнашты. Ул Киров өлкәсендә татар ата-аналары балаларына репетиторлар яллап татар теле өйрәтүләре турында сөйләде.

“Безнең мәктәптә татар теле дәресләре бөтенләй юк. Без руслашкан татарлар, гаиләләрдә ата-ана балалары белән рус телендә аралаша. Узган ел татар оешмасы рәисе тәкъдиме белән мәктәптә татар теле түгәрәге ачып җибәрдек . Түгәрәккә  39 татар һәм рус балалары йөри. Татар телен өйрәнүне “Сәлам” китабыннан башладык.

Балаларның татарча өйрәнәселәре килә. Укучылар үзләре инглиз телен өйрәнмичә, әйдәгез татар телен укыйбыз, дип сорыйлар. Әти-әниләрнең күбесе татар телен өйрәтергә риза. Кайбер ата-аналар татар теле буенча репетиторлар яллап туган телебезгә өйрәтәләр, чөнки 360 бала укыган мәктәптә  татар теле сәгатьләре юк. Укучыларның 65 проценты татар булса да.

Корылтай кысаларында Кукмара районында булдык: күзләремә яшьләр килде. Балаларны анда экскурсиягә алып барып татар дөньясын күрсәтер идем. Күршедә яшиләр, нинди татар тормышы анда. Бу съезддан бик күп нәрсә алдык”, – дип күрше Киров өлкәсендәге татарлар тормышы белән белән бүлеште Нурфия Мулланурова.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*