tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рүзәл белән бәхәсләшеп булмый
Рүзәл белән бәхәсләшеп булмый

Рүзәл белән бәхәсләшеп булмый

Тайваньда менталь арифметика буенча дөнья чемпионатында җиңү яулаган 9 яшьлек укучы Рүзәл Сәләхетдиновның әнисе шулай ди. Вундеркинд Чаллының 35 нче мәктәбендә укый, быел 3 нче сыйныфка бара. Бу аның беренче мәртәбә генә җиңүе түгел.

6 яшьлек чагында Рүзәлне әти-әниләре шахмат түгәрәгенә бирергә уйлаган. Ләкин аларга менталь арифметиканы тәкъдим иткәннәр. Бу гадәти генә математика түгел, баш мие эшчәнлеген үстерергә булыша. Өстәмә белем бирү үзәгендә укытучысы Айрат Шәйдуллин аны тиз генә күңелдән санарга, кушарга, тапкырларга өйрәтә. Әтисе Рәис төзелеш материаллары белән эш итә, әнисе – банк белгече. Нәселебездә галимнәр дә, акыллы кешеләр дә юк, диләр. Рүзәл биремнәрне берничә секундта чишә икән. “Акыллы баш” киләчәктә программист белгечлеге сайларга тели.

– Рүзәл бик тыйнак, үзен акыллы дип санамый, белеме, сәләте белән мактанырга яратмый. Ләкин һәрбер әти-әни үз баласын иң яхшысы дип саный. Улыбыз үзенә ышана, максатына ирешмичә туктамыйм. Аның белән бәхәсләшә башласаң, теләсә кайсы сорауга җавап таба. Шуңа күрә бәхәсләшеп торудан мәгънә дә юк. Улымны үземнән акыллырак дип хис итәм. Аның белән булганда, безне беркем дә алдамый. Кибеттә дә кәрҗиндәге бар әйбернең бәясен кибетчедән тизрәк санап бирә. Укытучыбыз Айрат Шәйдуллиннан башка бернәрсә дә барып чыкмас иде. Әтисе Рәис тә аның белән шөгыльләнергә вакытын кызганмый, – ди Рүзәлнең әнисе Рәзинә.

Әнисе әйтүенчә, математика Рүзәлгә бик җиңел бирелә. Тапкырлау таблицасын ул 1 нче сыйныфтан ук белә. Төнлә уятып сорасаң да, җавап бирәчәк. Сыйныф җитәкчесе Ирина Васильевна да бик шат. Башкалардан аерылып торган Сәләхетдинов биремнәрне тиз генә эшләп бетерә дә аннан каләмен кимереп утыра икән.

“5ле”гә генә укыса да, рәсем дәресләреннән “3ле” алган чаклары да булган. Рүзәл өчен дә начар билге фаҗига түгел. Өйдә дә аны начар билге алганга сүкмиләр. Каникулны ул Кукмарада яшәүче әби-бабасы янында үткәрә.

– Гадәттә, бәйгеләрдә җиңә дә аннан рәхәтләнеп ай буе ял итә. Безнең кечкенә кызыбыз да бар, ул Рүзәлгә комачаулагач, улыбыз үзен авылга кайтаруны сорый, – ди әнисе.

Рүзәл беренче тапкыр 2017 нче елда Мәскәүдә узган ярышта икенче урын алса, былтыр ул Малайзиядә халыкара бәйгедә уңышка ирешкән. Күптән түгел Тайваньнан җиңү белән кайтты. Анда уннан артык илдән вәкил катнашкан. Укытучысы әйтүенчә, чемпион исемен яулау җиңел түгел, чөнки Кытай, Тайвань, Гонконг кебек илләрдә менталь арифметика белән 20 елдан артык шөгыльләнәләр.

Менталь арифметика буенча киләсе олимпиада Гонконгта узачачак. Сәләхетдиновлар анда Рүзәлнең катнашачагын әле төгәл әйтә алмый. Әлегә бернинди дә план кормаганнар.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*