tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сармандагы җирле “Ак калфак” оешмасы хезмәттә
Сармандагы  җирле  “Ак калфак” оешмасы хезмәттә

Сармандагы җирле “Ак калфак” оешмасы хезмәттә

Бөтендөнья татар конгрессы каршындаоешкан “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагыйоешмасының Сарман муниципаль районында « Ак калфак» жирле бүлекчәсе дә  уңышлы эшләп килә. Июнь аенда районда узган «Ятим балаларны гаиләгә тәрбиягә алган әниләр» форумында катнашып, үзләренең бик тә кирәкле оешма буларак эшләрен башлап җибәрүләрен тагы бер кат дәлилләделәр. Бу гаиләләргә юрист, гинеколог, психолог ярдәмнәренең кирәклеге шул оешма вәкилләренең җавапларында күренде.

 

Районда узган ветераннар сабантуена да оешмабызның  хатын-кызлары бик теләп үзләренең ярдәмнәрен күрсәттеләр.  «Мәктәпкә эзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында оешма үзенең чираттагы утырышын уздырды. Беренче сыйныфка укырга керүче аз керемле, ялгыз, инвалид балалары булган гаиләләргә булышу турында карар чыгарды. Оешма члены, юрист-нотариаль контора җитәкчесе Сәлахова Рәисә Рифкатовна, психолог Ибраһимова Эльмира Мазгаровна, педагог Зиннатуллина Дания Ясировна акчалата һәм материаль ярдәм күрсәттеләр. Тәрбиягә бала алган 3 гаиләгә бүләк- мультиварка тапшырдылар.  Пешекче Якупова Наилә Салимовна бәйрамгә килгән балаларны осталарнында тәмле ашлар белән сыйлады.

«Ак калфак» оешмасы җитәкчелеген актив катнашканы өчен Сарман муниципаль район башлыгы Нәфис Абдулкасимович Закиров рәхмәт хаты белән бүләкләде.

 

Вафина Зания

Сарман

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*