tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәләт» укучылар өчен җәй буена алты форум уздырачак
«Сәләт» укучылар өчен җәй буена алты форум уздырачак

«Сәләт» укучылар өчен җәй буена алты форум уздырачак

Изге Биләр җирендә Биләр форумы үз эшен башлап җибәрде. Быел «Сәләт» беренче тапкыр җәй буена алты форум уздырачак. Алар төрле яктан сәләтле балаларны бер урынга туплаячак. Форумнар  өч көн ял аралыгы белән август башына кадәр дәвам итәчәк.

Икенче форум — Arts Biler forum — иҗатка гашыйк сәлкешләрне чакыра. Бу сменада сәнгать дөньясының танылган шәхесләреннән дәресләр алып, балалар үз осталыкларын тагын да үстерә алачаклар. Вакыты: 27-30 июнь.

Өченче смена — Selet Biler forum – сәләтнең традицион фестиваль-форумы, төп катнашучылары Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр. Вакыты: 4-9 июль.

Дүртенче смена (16-21 июль) — IT Biler forum. Информацион технологияләрне аңлаучыларны җыя.

Бишенче смена (26-30 июль)- Leaders Biler forum. Лидерлык сыйфатларын, командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлгән.

Алтынчы смена (3-7 август) — Media Biler forum. Яшь журналистлар, блогерлар һәм әлеге өлкәдә үсәргә теләүчеләрне көтеп кала.

Айгөл Гарифуллина

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*