tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихи мирас-этномәдәни тәрбиянең нигезе
Тарихи мирас-этномәдәни тәрбиянең нигезе

Тарихи мирас-этномәдәни тәрбиянең нигезе

Нәкъ менә шул исем астында бүген, 3 апрель көнне,  Яшел Үзәндә Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының киңәйтелгән күчмә утырышы уза. Әлеге утырышта Бюро әгъзаларыннан башка Бөтендөнья татар конгрессының Татарстанның тугыз  районыннан  җирле оешма җитәкчеләре дә килгән. Шулай ук Яшел Үзән шәһәре һәм районнарыннан укытучылар, милли тормышта актив катнашучылар да килгән иде.

Утырышта Бюро әгъалары Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, Камәрия Хамидуллина, Рамис Сафин катнашты.

Бюро утырышын Фәрит Язкар улы Уразаев алып барды. Ул кыскача гына Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге турында сөйләп китте. Аннан сүз чыгыш ясаучыларга бирелде.

“Татар халкының этник структурасын саклап калу мәсьәләләре” дигән темага тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков чыгыш ясады. Татарстанның халык укытучысы, Казан шәһәренең 2 татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина милли үзаңны үстерүдә һәм мәгърифәтчелек идеяләрен таратуда милли мәктәпнең роле турында үзенең фикерләрен җиткерде.

Яшел Үзән телевидениесенең татар тапшырулары мөхәррирре Рузия Дәүләтшина конгрессының Яшәл Үзән җирле оешмасының эшчәнлеге турында бәян итте. Аннан сүз Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчесе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Мирхәйдәрова район тарихы, аның затлы шәхесләре турында сөйләп үтте, киләчәккә җирле оешманың максатларына  һәм планнарына да   тукталды.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Казандагы милли эшләргә тукталды. “Әнием – Мама” фондының эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Яшел Үзән шәһәрендәге”Ак калф ак” оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү һәм популярлаштыруда туган якны өйрәнүнең роле турында сөйләде.

Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Ульяновск өлкәсендәге милләттәшләребез тормышындагы матур эшләр турында әйтеп узды.

Соңыннан фикер алыштылар һәм утырышның резолюциясе кабул ителде.

Утырышты йомгаклап ЯшелҮзән районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев утырышта катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде, уңышлар теләде.

Гөлназ Шәйхи
Яшел Үзән шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*