tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде
Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде

Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде

Татарстан Президенты Указы нигезендә, “Татар энциклопедиясе”нең 5нче томы татар телендә дөнья күрде. Ул Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан эшләнеп басмага әзерләнде.  Бу хакта Татар энциклопедия басмаларын татар телендә әзерләү бүлеге җитәкчесе, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Алсу Яруллина хәбәр итте.

“Татар энциклопедиясе” – татар халкы һәм Татарстанның борынгы чордан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын яктырткан фәнни универсаль басма, – ди Алсу Яруллина.-  Бу томда “Р”, “С”, “Т” (1нче өлеше) хәрефләренә багышланган 3824 мәкалә урын алган. Аларның 1500е шәхесләргә багышланган, 950дән артык иллюстрация бар. Бу басма рус телендә чыккан энциклопедиянең тәрҗемәсе генә түгел. Аңа 100дән артык яңа мәкалә өстәлде, күбесе яңартылды, төзәтелде, яңа статистик мәгълүматлар белән тулыландырылды”.

“Әлеге том бик үзенчәлекле, чөнки ул тулысы белән “татарлар”, “Татарстан” төшенчәләре белән бәйле, шуңа күрә татар халкы, Татарстанның тарихы, сәнгате, әдәбияты, сәнәгате, авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәләренең үсешен күрсәткән мәгълүматка бай мәкаләләр шушы томда тупланган. “Татарстан Республикасы” мәкаләсе үзе генә дә 54 бит урын алган. Анда республикабызның Конституциясе, хокукый статусы, административ-территориаль бүленеше, дәүләт органнары, символлары, дәүләт бүләкләре һ.б. турында аерым мәкаләләр бирелгән. “Татарлар” мәкаләсендә татар халкының килеп чыгышы мәсьәләсендә фәндәге 3 төп концепция китерелгән. Беренчесе – болгар-татар, икенчесе – татар-монгол, өченчесе төрки-татар концепцияләре. Татар сүзе белән башланган мәкаләләр бихисап: “Татар әдәбияты”, “Татар драматургиясе”, “Татар поэзиясе”, “Татар прозасы”, “Татар мәгърифәтчелеге”, татар театрлары: “Татар академия театры”, “Татар опера һәм балет театры”, “Татар курчак театры “Әкият”, “Татар халык архитектурасы”, “Татар халык сәнгате”, “Татар халык йолалары” һ.б. Республикабызның 331 авылы “Т” хәрефенә бирелгән, 62 авылның исеме дә татар сүзе белән башлана: Татар Аксуы, Татар Әйшәсе, Татар Буасы, Татар Суксуы, Татар Урматы, Татар Ялтаны һ.б.”, ди галимә Алсу Яруллина.

Татар энциклопедия басмаларын татар телендә әзерләү бүлеге җитәкчесе, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Алсу Яруллина болай ди: “Энциклопедиянең хәзинәсе булырлык битләр – анда кергән аерым кешеләргә багышланган мәкаләләр (персоналийлар).  Татар халкының күренекле тарихи шәхесләре: Казан ханнары Сәхибгәрәй хан, Сафагәрәй хан; җәмәгать эшлеклеләре Рәмиевләр, Таһировлар; сәнгать эшлеклеләре, халык артистлары: Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Җәваһирә Сәлахова, Габдулла Рәхимкулов, Натан Рахлин, Марсель Сәлимҗанов, Ринат Таҗетдинов, Александр Сладковский, Александр Славутский һ.б.; күренекле язучылар: Атилла Расих, Әхмәт Рәшит, Ибраһим Салахов, Сәгыйть Сүнчәләй, Һади Такташ һ.б.; күренекле галимнәр: академиклар Р.З.Сәгъдиев, Р.С.Сәйфуллин, Т.К.Сираҗетдинов, М.Х.Сәлахов, Н.А.Сәхибуллин, И.А.Тарчевский, В.П.Тронов һ.б.; сәясәт һәм дәүләт эшлеклеләре, авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитәкчеләре һәм бик күп башка халык хуҗалыгы тармакларында эшләгән күренекле шәхесләрнең эшчәнлеге киң яктыртыла”.

Том ахырындагы кушымталар да игътибарга лаек. Анда Социалистик Хезмәт Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, ТРның Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатларының, шулай ук 5нче том авторларының тулы исемлекләре бар. Татарстан Республикасының физик, административ, геологик карталары, шулай ук Татарларның Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә күпләп таралып урнашкан төбәкләрен күрсәткән карталар татар телендә бирелгән. Татарстанда 201 кеше Социалистик Хезмәт Герое исемен ала, шуларның 93е – татар.

“Татар энциклопедиясенең татар телендә эшләнгән 5 томы – Республикабызның, татар халкының зур рухи һәм матди потенциалга ия булуын күрсәтүче басма. Әлеге хезмәтнең дөнья күрүе – “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында башкарылган зур хезмәт. Татар энциклопедиясе югары уку йортлары һәм мәктәп укытучыларының, журналистлар, матбугат, мәдәният хезмәткәрләренең һәм башка зыялыларның китап киштәләрендә булыр дип ышанабыз”, – ди Алсу Яруллина.

Әлеге хезмәт башка томнар кебек үк, республикабызның фәнни-тикшеренү институтларына, югары уку йортларына, ТР Милли китапханәсенә, архив учреждениеләренә, радио-телевидение, вакытлы матбугат органнарына тапшырылачак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*