tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар филологиясендә бию нигезләрен дә өйрәтә башлыйлар
Татар филологиясендә бию нигезләрен дә өйрәтә башлыйлар

Татар филологиясендә бию нигезләрен дә өйрәтә башлыйлар

“Без югалып бара торган гореф-гадәтләребезне, милли горурлыгыбызны тагын да үстерү өчен әлеге белгечлекне булдырдык. Татар телен, әдәбиятын, тарихын, сәнгатен, гомумән, татар халкын яхшы белгән белгечләр әзерлисебез килә. Алар заман таләпләренә туры килә торган һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиешләр”, дип белдерде Азатлыкка университеттагы Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова.

Бу белгечлек “Татар теле һәм әдәбияты, хореография нигезләре” дип атала һәм яңа ачыла. Быел бу белгечлеккә бюджет урыннарына 12 кеше кабул итү каралган.

Йосыпова сүзләренчә, студентлар гомум програм нигезендә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү белән бергә татар биюе нигезләрен дә белеп чыгарга тиеш. Бию нигезләре дәресләрен институтның хореография кафедрасы укытучылары алып барачак. “Дамирә Гайнетдин, Чулпан Закирова, Илдус Биктаһировлар бик күпләгән биючеләр әзерләгән укытучылар. Укытканда алар милли бию үзенчәлекләребезгә, фольклорга аеруча зур игътибар итәчәк”, ди Йосыпова.

Университетка кабул иткәндә бу белгечлеккә керергә теләгәннәрне биетеп карамаячаклар. “Биергә теләге булмаганнар барыбер әлеге белгечлеккә документларын тапшырмаячак”, ди галимә.

Ул моннан 20-30 ел элек булган вакытларны искә алды. Ул чакларда татарча бию көе ишетелсә һәркем түгәрәккә чыгып биеп калырга тырыша иде. Хәзер исә үсмерләр һәм яшьләр арасында бу хәлгә гаҗәпләнүчеләр, үз итмәчеләр, көлеп караучылар да бар. “Әгәр укытучы бала күңелендә татар биюенә мәхәббәт уята икән, бу шулай ук татарлыкны саклаучы бер терәк булачак”, ди Йосыпова.

Быел татар филогиясе бүлегендә дүрт төрле белгечлеккә студентлар кабул ителә. Алар барсы да татар теле һәм әдәбиятын гомум програм нигезендә өйрәнәчәк. Беренче белгечлектә тәрҗемәчеләр әзерләнә, чит телләрне тирәннән өйрәнү каралган. Икенче белгечлек хореография нигезләрен дә үз эченә ала. Өченче белгечлеккә укырга керүчеләр журналистика нигезләрен, ә дүртенче белгечлектәгеләр чит телләрне һәм мәгълүмат технологияләрен үзләштерәчәк.

* * * *

2011 елның язында Казан университетындагы татфак белән ул вакыттагы Татар һуманитар педагогия институтындагы татар филологиясен бергә кушу галим-голәмәләр, татар җәмәгатьчелеге арасында шау-шу тудырды. Университет җитәкчелеге моны татар теле һәм әдәбияты белгечлеген үзләштерергә килүчеләрнең кими баруы, замана таләпләренә күрә, КФУга укырга кергәннәр татар теле һәм әдәбияты белгечлеге белән бергә башка белгечлекләргә ия булырга тиеш дип аңлатты.

Федераль университетның татар филологиясе бүлеге бүген күбрәк мәктәпләргә укытучылар әзерләүгә йөз тота. Галимнәр арасында татар фәне читкә кагылды, университетта татар традицияләрен дәвам итүчеләрне әзерләүче нигезне тәшкил иткән татар факультеты бетерелде дип белдерүчеләр дә бар. Хәзер Татарстан фәннәр академиясе каршында татар бүлеген бетерүчеләр һәм татар фәненә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен магистратура булдырыла.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*