tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар гимназиясендә укып, БДИдан 399 балл җыйган!
Татар гимназиясендә укып, БДИдан 399 балл җыйган!

Татар гимназиясендә укып, БДИдан 399 балл җыйган!

Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче гимназиясе чыгарылыш сыйныфы укучысы Рамил Баһавиев БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйган!

Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче гимназиясе чыгарылыш сыйныфы укучысы Рамил Баһавиев БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйган!

Рамил матемикадан – 99, ә рус теле, физика һәм информатикадан 100әр балл җыюга ирешкән. Чыгарылыш сыйныф укучысы 11 ел дәвамында 2нче гимназиядә белем ала. Әти-әниләре гап-гади эшчеләр, гомер буе 16нчы заводта хезмәт куялар.

“БДИда ниндидер югары нәтиҗәләр турында уйланмадым, имтиханнарда бары белгәннәремне эшкә җигәргә генә туры килде”, дип белдерде”Шәһри Казан” хәбәрчесенә Рамил үзе.

Гимназия директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина исә Рамилнең әлеге нәтиҗәләрен татар телендә белем алып, ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп булмый дип фикер йөртүчеләргә саллы җавап дип искәртте. “1дән 11гә кадәр татар телендә укыды бит ул. Рамил, татар мәктәбе соңгы 2-3 ел эчендә Россия мәгарифендә тел мәсьәләсендә килеп чыккан бөтен сорауларга җавап бирде. Ана телендә математиканы, физиканы өйрәнеп буламыни, БДИ русча бит, русча укырга кирәк дигән сораулар да калмады” – милли җанлы директорның горурлыгын да, шатлыгын да аңларга була.

Рамил Баһавиевның уңышка ирешү турындагы фикерләре, аның әти-әнисе һәм директорның шатлыгы хакында “Шәһри Казан”ның җомга санында укырга мөмкин булачак.

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*