tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар һәм ахырзаман
Татар һәм ахырзаман

Татар һәм ахырзаман

Рашат Сафин “Татар инануы” дип исемләнгән китабын бастырып чыгарды. Автор татар иҗтимагый тормышында яхшы билгеле шәхес, аның тарихи һәм фәлсәфи темалар белән кызыксынуы да билгеле. 2002 елда ул “Татар юлы (татар язмышына геосәяси анализ)” исемле китабын чыгарган иде.

Яңа китап Ислам, башка диннәр һәм татар тормышы бәйләнешләрен күзәтү, анализ ясауга корылган. Басманың фәнни редакторы тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

“Яңа гасырга керү белән адәми затның элек дини риваятьләрдә генә искә алына торган ахырзаман башланды, Ул зур үзгәрешләр алып килер. Алар нидән гыйбарәт булыр һәм кешелек язмышында (шул исәптән татарныкында да) нинди чагылыш табар. Китап шул хакта” _ дип язылган китапның аннотациясендә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*