tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар кызлар гимназиясендә – театр бәйрәме!
Татар кызлар гимназиясендә – театр бәйрәме!

Татар кызлар гимназиясендә – театр бәйрәме!

2014 елның 21 февралендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәреләчәк. Биредә республиканың 15 районыннан һәм Казан шәһәреннән 30га якын иҗат коллективлары күренекле драматургның әсәрләрен сәхнәләштерәчәк. Катнашучылар чыгышын Туфан аганың тормыш иптәше Нәҗибә ханым Ихсанова, кызы Әлфия Миңнуллина, Г.Камал исемендәге академия театры артистлары бәялиячәк.

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Конференциянең йомгаклау тантанасы Халыкара театр көнендә – 2014 елның 27 мартында узачак, дип хәбәр итәләр Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*