tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәгрифәте көннәре кысаларында Камышлы районы мәдәният йортында концерт узды.
Татар мәгрифәте көннәре кысаларында Камышлы районы мәдәният йортында концерт узды.

Татар мәгрифәте көннәре кысаларында Камышлы районы мәдәният йортында концерт узды.

Чара зур тырышлык белән әзерләнгән иде. Самара өлкәсе Камышлы районының мәктәпләрендә укучы балалар тарафыннан күрсәтелгән һәр музыкаль номер көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм Казаннан килгән кунаклар –  Татарстан Республикасының халык артисты Мингол Вәгыйз улы Галиев, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, «Татар моңы» лауреаты, оста баянчы Динар Бәдретдиновның музыкаль чыгышлары белән дә үрелеп барды. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак әфәнде Ибраһимов та үзенең шигырьләрен укып үтте һәм «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовны,  шагыйрьләр Рөстәм Мингалимне, Әнвәр Давыдовны бүләк иткән Камышлы җиренә рәхмәтләрен белдерде.

Татарстан Республикасыннан килгән делегацияне җитәкләүче ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Мусина Гөлия Фәргат кызы район укытучыларына бүләкләр дә тапшырды.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән Яңа Усман авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әльмирә Мәхмүт кызы Хәсәншина һәм Гөлнара Әнәс кызы Кәбирова,  Мактау грамоталары белән Камышлы авылы мәктәбе директоры Айсылу Хәлил кызы Каюмова,  Иске Ярмәк авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытучы Зөһрә Сәгыйть кызы Кәримова, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыгының төньяк-көнчыгыш идарәсенең Камышлы бүлеге җитәкчесе Илдар Шәфигулла улы Рәхмәтуллин бүләкләнделәр.

 samtatnews.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*