tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле алдынгылары Казанда бәйге тота
Татар теле алдынгылары Казанда бәйге тота

Татар теле алдынгылары Казанда бәйге тота

Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән килгән 100 дән артык мәктәп укучысы татар  теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада сынауларын үтә. Алар дүшәмбе көнне күренекле  татар шагыйрьләре белән очраштылар.

4-5 февральдә олимпиадада катнашучылар Казанның 27 гимназиясендә тел һәм әдәбият буенча бәйге шартларын үтәделәр. Татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрне Казан федераль университеты галимнәре бәяләде.Узган ел мондый олимпиада программасына Татарстана халык шагыйре Разил Вәлиев әсәрләре кертелгән булса, быел укучылар шулай ук халык шагыйре Роберт Миннуллин шигырьләрен өйрәнгәннәр. Дүшәмбе, 5 февраль көнне “Регина” кунакханәсендә яшьләр Роберт Миннуллин,  Гаимҗан Гыйлҗманов, “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре, шагыйрьләр Гөлзада Бәйрәмова, Фәнил Гыйләҗев белән очрашу булды. Шунда ук төрле төбәктән килгән яшьләр Роберт Миннуллин әсәрләрен сәнгатьле укуларын күрсшттеләр, шагыйрьләр белән фотога төштеләр.

Татарстан мәгариф һәм фән Министрлыгы  төбәкара олимпиадага килүчеләргә бай мәдәни программа әзерләгәннәр. 100 дән артык татар баласы Казанда үз талантларын да күрсәтә, үзләренең киләчәк үсеше өчен рухи-мәдәни азык та алып китә. Сишәмбе көнне төбәк олимпиаданың ябылу тантанасы Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*