tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле буенча төбәкара олимпиада датасы билгеләнгән
Татар теле буенча төбәкара олимпиада датасы билгеләнгән

Татар теле буенча төбәкара олимпиада датасы билгеләнгән

Татарстанда россиякүләм олимпиаданың региональ  этабына старт бирелде. Шулай ук Казанда татар теле hәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадасының төбәкара этабы узачак. 

Региональ этапта  катнашучылар үз белемнәрен 24 предмет буенча сыный алачак.  Әлеге укучылар  — муниципаль этап җиңүчеләре. Муниципаль этап 23 декабрьдә тәмамланган иде.

Олимпиадалар рус теле һәм әдәбиятыннан, татар теле һәм әдәбиятыннан, туган телләрдән, шул исәптән чуваш, удмурт, мордва телләреннән үткәрелә.

Татар теле hәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада 10-13 февральгә  билгеләнгән дип хәбәр итә ТР мәгариф hәм министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, узган елны төбәкара олимпиада җиңүчеләре булып Тимур Суфиянов (Башкортстан) hәм Илнар Каюмов (Мәскәү) танылган иде.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*