tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен Актаныш үрнәгендә үстерергә телиләр
Татар телен Актаныш үрнәгендә үстерергә телиләр

Татар телен Актаныш үрнәгендә үстерергә телиләр

Татарстан Дәүләт Советы депутаты — Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов кичә Актанышка килде. Элеккеге традициягә тугры калып, басуларның торышы белән дә танышты, ә төп максаты — татар телен үстерүдә Актаныш үрнәген өйрәнү.

Казан кунагын Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Әнәк җирлегендә каршы алды. Иң беренче очрашу урыны Шәрип Шәймиев музеенда булды. Биредә төзү-төзекләндерү эше бара. Музейның тышкы ягы, ихатасы, капка-коймасы яңартыла. Марат Әхмәтов музейга «Победа одна на всех» дигән китап бүләк итте. Анда Шәрип Шәймиев турында язма урын алган.

«Әнәк» агрофирмасының Айман бүлекчәсендә төзелгән ашлык саклау урынында урнаштырылган заманча җиһазлау белән таныштылар. Гигант корылманың кирәклеген генә түгел, матур эшләнешен дә югары бәяләделәр. «Миңа биредәге хуҗалык итү тәртибе бик охшады. Җитәкченең булдыклы һәм эзлекле эшләү нәтиҗәсе», — диде Марат Әхмәтов.

9 июнь — Дуслык көнендә Актанышта узган эшлекле сөйләшүләр ана телебезнең киләчәге турында барды. Депутатның эшлекле сәфәре дә нәкъ шуның белән бәйле иде. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында, сәләтле балалар өчен гимназиядә, технология техникумында сүз шул турыда барды.

«Татарстан Президенты Указы әзерләнә. Президент аппараты каршында татар телен саклау һәм үстерү буенча махсус комиссия төзеләчәк, мин үземне шул комиссиянең бер әгъзасы итеп күз алдына китерәм. Яңа эшемдә Актаныш тәҗрибәсе бик кирәк. Бирегә килүемнең сәбәбе шул: татар теленең язмышына бәйле эшләр Актанышта ничек тормышка ашырыла, мәктәпләрдә ана телендә укыту мәсьәләсенең, мәдәният, матбугат чараларының ни дәрәҗәдә икәнен өйрәнеп, башкаларга тәҗрибә үрнәге итеп күрсәтергә телим», — диде Марат Әхмәтов.

Филиза Сәлахова

aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*