tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиададакатнашучылар өчен 20 төрле бирем комплекты ясалган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

Искәртеп үтик, халыкара олимпиадада татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар.

“Татарстанда татар мәктәпләре, татар төркемнәре, рус мәктәпләре өчен – аерым, төбәкләрдәге милли мәктәпләрдә, рус мәктәпләрендә, якшәмбе мәктәпләрендә укучылар өчен аерым биремнәр әзерләнде. Чит илләр өчен, шулай ук, латин графикасы белән ясалган аерым биремнәр. Мәсәлән, Финляндия, Япония кириллицаны белми, алар татар телен латин графикасы белән өйрәнә. Балаларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган”, – дип белдерде Лилия Әхмәтҗанова.

Аның сүзләренчә, алдагы елларда биремнәр үтәлешенә карап, берникадәр үзгәрешләр кертелә. “Без инде алдагы елларның биремнәр үтәлешен дә карыйбыз, бөтен бала да җавап биргән җиңел биремнәр була, аларга күпмедер үзгәреш кертелә. Бик авыр, беркем дә җавап бирә алмаган биремнәр була, димәк, ул бала өчен авыр, алар күпмедер җиңеләйтелә. Узган елгы нәтиҗәдән чыгып, биремнәргә үзгәрешләр кертелә. Тарих буенча да сораулар кертелде”,- диде әңгәмәдәш.

Лилия Әхмәтҗанова балалар арасында тел белеме дәрәҗәсе буенча төрлесе булуын билгеләп узды. “Финляндиядән килгән егетләребез бик яхшы белә татарча, Япониядән килүче шулай яхшы сөйләшер дим көтмәгән идем. Кырымнарның күбрәк кырымтатарчарак. Гарәп Әмирлекләреннән килгән егет миннән әйбәт сөйләшә дияргә була, чөнки тамырлары Татарстанныкы. Чувашиядән, Башкортстаннан татарча бик яхшы белүчеләр бар”, – диде ул.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*