tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар журналлары 2021 елда укучылары өчен нинди кызыклы яңа проектлар тәкъдим итә?
Татар журналлары 2021 елда укучылары өчен нинди кызыклы яңа проектлар тәкъдим итә?

Татар журналлары 2021 елда укучылары өчен нинди кызыклы яңа проектлар тәкъдим итә?

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова 2021 елда кызыклы яңа проектларның күп булачагын әйтте. Редакция мультимедиа форматта яңалыклар кертү буенча да алга бара. Баш мөхәррир бөтен серләрне ачып бетерергә теләмәсә дә, ике проект белән уртаклашты.

— 2020 елда танылган актерлар, эстрада җырчылары белән интервью проектын башлап җибәргән идек. 2021 елда да бу эшне дәвам итәчәкбез. Интервьюның кәгазь вариантка кермәгән дәвамын QR-код буенча кереп, видеоформатта карап булачак. Видео бик яхшы сыйфатта эшләнә. Проектны Илнар Миранов, Ришат Төхвәтуллин, Эльмира Кәлимуллина, Ләйсән Фәйзуллина, Артур Исламов белән ачып җибәрдек.

Киләсе елда «Татар гаиләсе» проектын башлыйбыз. Ел әйләнәсендә һәр санда бер үрнәк татар гаиләсе турында язма булачак. Электрон вариантта тагын да күбрәк язмалар көтелә. Республикабызның төрле районнарында яшәүче, туган телне саклау өчен җан атучы гап-гади, ләкин үрнәк гаиләләрне күрсәтергә телибез. Хәзер татар авылларында да балалар русча сөйләшүгә күчеп бара. Ул зур проблема. Телне саклау мәсьәләсендә яхшы үрнәк күрсәтергә телибез, — дип уртаклашты Лариса Маликова.

«Сәхнә» журналы үзенең укучыларында матур сөйләм культурасын үстерергә ниятли. Журналның баш мөхәррире урынбасары Алсу Габдуллина быел октябрьдә башланып киткән һәм киләсе елда бөтен көченә дәвам итәсе «Тел күрке — сүз» дигән сәхифә турында сөйләде. Проект «Татарстан» радиосы белән берлектә гамәлгә ашырыла икән.

— «Татарстан» радиосының архивында сакланган элеккеге тапшыруларның язмаларын подкаст ярдәмендә укучыларга тәкъдим итәбез. Журналдагы кереш язманы укыгач, QR-код ярдәмендә аудиоязмага күчеп була. Әлеге проект кысаларында Мөхтәр Мутин, Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Сара Садыйкова, Шәүкәт Биктимеров һәм башка күренекле кешеләрнең тавышларын, сөйләмен аудиоязмада тыңлап булачак. Редакция телнең чисталыгын, моңын, аһәң яңгырашын саклау өчен радио фонетикасында булган тапшыруларны яшь буынга җиткерергә ниятли, — диде Алсу Габдуллина.

Республиканың сәяси һәм иҗтимагый тормышын яктыртып баручы «Татарстан» журналы 2021 елда йөз еллыгын билгеләп уза. Басманың баш мөхәррире урынбасары Нияз Әхмәдуллин юбилей уңаеннан оештырылган проектлар белән уртаклашты.

— Без юбилейга алдан әзерләнә башладык, яңа рубрикалар керттек. Татар тарихына багышланган сәхифә аеруча кызыклы булды һәм ул дәвам итәчәк. Тарихка кереп калган, ләкин тиешле дәрәҗәдә ачылып бетмәгән вакыйгалар, шәхесләр турында ай саен кызыклы һәм тирән мәгълүмат биреп барачакбыз. Шулай ук татар рәссамнарына, язучыларына багышланган саллы мәкаләләр булачак. Эчтәлекне яңа авторларның язмалары белән дә баетырга уйлыйбыз. Басма, әлбәттә, киләсе елда да сәяси темалардан читтә калмаячак, — диде Нияз Әхмәдуллин.

«Казан утлары» яңа авторларны, яшь язучыларны барлауны, үстерүне дәвам итә. Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин 2021 елда игълан ителәсе яңа бәйгенең серен ачты.

— Киләсе елда яңа проектлар күп булачак. Барысын да әйтеп бетереп булмый, чөнки алдан кычкырган күкенең башы ярылуы бар. Шулай да, хәл ителгән, әзерлек эшләре башкарылган бәйгене билгеләп үтәсем килә.

«Казан утлары» журналы 2021 елда үзенең язылучылары арасында «Аһ, туган каумем газиз!» дигән өр-яңа әдәби конкурс үткәрә. Бәйге Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә оештырыла.

Конкурска татар халкының тарихын, язмышын, телен һәм мәдәниятен тасвирлаган милли темага язылган һәм моңарчы беркайда да басылмаган әсәрләр кабул ителәчәк. Укучыларыбыздан повесть, хикәя номинацияләрендә эшләр көтеп калабыз. Мәктәп балалары арасында шигырь номинациясе дә булачак. Җиңүчеләр акчалата премия белән бүләкләнәчәк, — диде Рөстәм Галиуллин.

«Безнең мирас» журналының яңа проектлары турында баш мөхәррире Ләбиб Лерон сөйләде.

— Классик язучыларыбызның беренче иҗат ителгән әсәрләрен табып, шуларны биреп барырга уйлыйбыз. Кайбер әдипләр тәүге әсәре белән танылып киткән. Бүгенге көндә дә бу укучыларда кызыксыну уятыр дип уйлыйм. Икенче яңа проектыбыз — элеккеге яратып башкарылган җырларның килеп чыгу тарихын күрсәтәчәкбез. Мәсәлән, «Тәфтиләү» җырының тарихы бик кызыклы һәм гыйбрәтле. Киләсе санга «Зиләйлүк”нең тарихын әзерлибез. Мәгълүм җыр булса да, текстка карата Габдулла Тукайның истәлекләре бик кызык. «Шахта» җырына да аңлатма бирдек.

Безнең архивта классик язучыларыбызның бер-берсенә язган һәм беркайда да басылмаган хатлары саклана. «Ялкын» журналының 1960нчы елларда узган редколлегия беркетмәләре килеп чыкты. Аларда Хәсән Туфан, Сибгать Хәкимнәрнең бик кызыклы фикерләре бар. Шуларның бүгенге әдәбият белән чагыштырып булырдайларын, хәзерге заманга да туры килердәйләрен алдагы саннарда бастырырга ниятлибез.

Алга таба да бер-ике яңа проект булыр дип өметләнәбез. Барысын да алдан кычкырып булмый. Киләсе елдан алар күренә башлар, — диде Ләбиб Лерон.

«Идел» журналының төп максаты — башлап язучы яшь каләм ияләрен барлау, исемнәрен, иҗатларын халыкка ирештерү. «Идел»нең эшчәнлеге белән баш мөхәррире Гөлүсә Закирова таныштырды.

— Каләм тибрәтүчеләргә кытлык юк, алар хәзер дә яза, иҗатта яна. Әмма күбесе әсәрләрен журналга бирергә атлыгып тормый. Үз аккаунтларында гына элеп бару, махсус әдәби сәхифәләр булдыру күпкә җиңелрәк бит. Без менә беренче чиратта социаль челтәрләрдә яшь, яңа исемнәр барлыйбыз. Аларга республика басмасында иҗат мәйданы бирергә әзер булуыбыз белдерәбез. Яшьләр ачык — элемтәләр ялгау белән, аралашып яшибез, безнең челендж, әдәби марафоннарда да катнашалар. Күбесенең иҗатында уңай якка үзгәрешләр дә сизелә. Кайберләре «Әдәби суд» проектында да үз көчен сынап карый. Хәзер судны видеоконтент өчен әзерлибез. Димәк, без остазлардан файдалы киңәшләрне ешрак ала алабыз. Һәм аларны башлап язучы һәркем ачып тыңлый ала. «Идел» журналы – әдәби экспериментлар өчен дә ачык мәйдан, — диде Гөлүсә Закирова.

Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Мәйдан» әдәби журналы киләсе елда да Кама аръягы районнарының язучыларын туплап, аларны активлаштырырга җыена. Журналның планнары белән баш мөхәррир урынбасары Факил Сафин таныштырды.

— Безнең чәчмә әсәрләр запасы бар. Ул шактый зур. Журналда Ркаил Зәйдулла, Рифа Рахман, Гүзәл Шакирова кебек танылган язучыларның да, Чаллыда иҗат итүче Әлфия Ситдыйкова, Марс Яһудин һәм башка яшь язучыларның да шигырьләре, хикәяләре, повестьләре, романнары басылачак. Ел саен уздырыла торган Илдар Юзеев исемендәге премиягә конкурс киләсе елда да булачак.

Электән уңышлы булган рубрикаларга өстәп, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бер яңа проект башлыйбыз.

Россиядә яшәүче төрки халыклар әдәбиятларын бирәчәкбез. Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәп иҗат итүче татарларның әсәрләрен бастырачакбыз. Безнең төп кыйблабыз — Кама аръягының иҗат көчләрен туплау, язучыларын активлаштыру. Шундый эшләрне башкарачакбыз, — диде Факил Сафин.

«Мәгариф» журналы – Татарстанның иң өлкән басмаларының берсе. Аның тарихы 1913 елдан башлана. Галимҗан Ибраһимов нигез салган укытучылар әсбабын бүгенге көндә дөньяга чыгаручы Сөмбел Таишева педагоглар өчен оештырыласы бәйгеләр турында мәгълүмат бирде.

— «Мәгариф» журналы редакциясе елдан-ел үзенең укучыларын — Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче тәрбияче һәм мөгаллимнәрне кызыклы, файдалы һәм әһәмиятле проектлар белән сөендереп килә. 7 ел рәттән үткәрелгән «Авыл укытучысы» бәйгесе, әлбәттә, киләчәктә дә дәвам итәчәк. Шундый ук саллы һәм дәвамлы булган «Туган ягым – яшел бишек», «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурслары да дәвам итәчәк.

«Мәгариф» журналы редакциясе яңа елда яңа бәйгеләргә дә старт бирергә булды. Киләсе 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Бу мөһим һәм әһәмиятле чарадан «Мәгариф» тә читтә калмаячак: редакция «Татар телендә иң яхшы дәрес» дигән конкурс игълан итә. Әлеге бәйгедә үз фәнен татар телендә укытучы һәр мөгаллим катнаша алачак. Һәр фән буенча бер җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләр акчалата премия алачак.

Икенче өр-яңа проект «Йолдызларга карап» дип атала. Анда астрономия укытучылары үзләренең дәрес эшкәртмәләре белән катнашачак. Әлеге бәйге «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән берлектә оештырыла һәм аның кысаларында балалар өчен рәсем бәйгесе дә үткәреләчәк.

Тагын бер яңа, креатив проектыбыз турында әйтеп китәбез. Ул «Татар телен иң яхшы белүче сыйныф» дип атала. Бу конкурс видеоформатта оештырылачак һәм анда җиңүче өчен онлайн тавыш бирү мөмкин булачак. Һәрбер конкурс турында мәгълүмат белән «Мәгариф-уку» сайтында танышып булыр, — диде «Мәгариф» журналының баш мөхәррире.

«Гаилә һәм мәктәп»
Укытучылар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен чыга торган «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Галия Хәбибрахманова 2021 елда басмага кертеләсе яңалыклар белән уртаклашты.

— Киләсе елдан «Гаилә һәм мәктәп» журналы кертәчәк беренче яңалык — ул аның дизайны. Басманы визуаль яктан заманчалаштыру өстендә эш алып барабыз. Укучылар өчен кызыклы өр-яңа проект башлаячакбыз. Ул «Йолдызларга карап» дип атала. Аның кысаларында балаларның астрономия, космос темаларына иҗат эшләрен кабул итәчәкбез.

Рубрикаларга килгәндә, яңа елга «Туган телем — газиз тел» дигән проект белән керәбез. Ул Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче, тел, милләтне саклау өчен үзләреннән өлеш кертүче милләттәшләребез турындагы язмаларны үз эченә алачак. Әлеге проект кысаларында беренче язма журналның декабрь санында дөнья күрәчәк.

Журнал социаль мәсьәләләрдән дә читтә калмаска тырыша. Әлеге уңайдан сәламәтлекләре чикле булган, ятим, караучысыз калган балалар турындагы язмаларны, аларга ярдәм итүне оештыру максатыннан «Безне өмет яшәтә» проектын башлап җибәрәчәкбез.

Укучыларыбыздан килгән хатлардан күренгәнчә, «Гаилә һәм мәктәп» ел да үткәреп килә торган «Зирәк бала» һәм «Зирәк остаз» бәйгеләре мәктәп укучыларында һәм укытучыларда зур кызыксыну уята һәм әлеге бәйгеләрдә алар теләп катнаша. Киләсе елда да бу бәйгеләрне дәвам иттерергә ниятлибез. Аның шартлары белән «Мәгариф-уку» сайтында танышырга мөмкин, — дип аңлатты Галия Хәбибрахманова.

98 ел буе җәмгыятьнең җитешсезлекләреннән көлеп, алардан арынырга ярдәм итүче «Чаян» журналы киләсе елда ныграк чагарга, Татарстанда яңа карикатура һәм юмор осталарын җәлеп итәргә җыена. Бу турыда журналның баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов хәбәр итте.

— Яңа елга «Чаян”ның планнары нинди? Узган еллардагы кебек — үткен, кызык, заманча һәм истә кала торган журнал ясау. Җәмгыятькә уңай фикер кертү, җитешсезлекләрдән көлү һәм тискәре күренешләрне чарлау. Үзенең өлкән яшенә карамастан, «Чаян» заманнан артта калмый, Интернетта да үз урынын табып, укучыларның игътибарын җәлеп итә. Киләсе яңа елда сайтыбыз һәм социаль челтәрләргә аеруча игътибар биреләчәк. Аннан башка, республика районнарында карикатура күргәзмәләре оештыру планлаштырыла. Безнең рәссамнарның иҗаты белән якыннан танышу һәрвакыт зур кызыксыну уята һәм чын мәгънәсендә зур вакыйгага әверелә… «Чаян”ның асылы — карикатуралар белән текстлар. Шуңа күрә киләчәктә дә журналга яңа рәссамнар һәм юмор жанрында эшләүче язучыларны тарту өстендә эшләячәкбез. Шул ук вакытта без укучыларыбызны даими рәвештә элекке елларда эшләгән авторларыбызның, хәзер дә актуальлеген югалтмаган иҗаты белән таныштырып торачакбыз. Яңа елда «Чаян» белән булсагыз, һәрчак сәламәт булырсыз! — диде баш мөхәррир.

Балалар өчен татар телендә ике журнал чыга. Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә эчтәлеге буенча «Салават күпере» туры килсә, башлангыч сыйныфта укучылар күңеленә «Сабантуй» һуш киләчәк. Ике журналның да баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова басмаларның яңалыклары белән таныштырды.

— «Салават күпере» яңа елда төрледән-төрле формаларда чыгачак. Һәр санның төп темасы аерым хайванга яки кошка багышланачак. Мәсәлән, беренче санны пингвиннан башлап җибәрергә уйлыйбыз.

Яңалык буларак, «Тәмле тел» проектын башлап җибәрәбез. Һәр санда аерым милләтнең исәнмесез, сау булыгыз, рәхмәт кебек еш кулланыла торган «тәмле» сүзләрен биреп барачакбыз. «Салават күпере» журналына язылучылар ел әйләнәсендә үзебезнең тирәдә яшәүче 12 халыкның теле белән танышачак. Ел азагында әлеге проект буенча бәйге оештырып, җиңүчеләргә шәп бүләкләр тапшырачакбыз, — дип кызыктырды баш мөхәррир.

«Сабантуй» журналы балалар өчен төрледән төрле проектлар, идеяләр чыганагы дисәң, ялгыш булмас.

— «Сабантуй» журналында Шәвәли калачак, комикс дәвам итәчәк, чөнки алар балаларга бик ошый. Тышлыкта яңа персонажлар булачак. Сәхифәләрнең күбесе калачак һәм бераз үзгәртеләчәк. Аларны алып баручы яңа балалар да киләчәк. Быел ярты ел буе Табигатьне өйрәнү музееның кызыклы экспонатлары белән танышкан идек. Киләсе елда табигатьне саклау буенча эш алып барачакбыз. Казансу елгасының суын, краннан килә торган суны балалар белән бергә тикшерәчәкбез. «Алтынчәч» исемле яңа персонаж кулланыштан чыккан батарейкалар җыячак, чүпләрне аралаячак. Быел ир-ат һөнәрләре күбрәк яктыртылган булса, киләсе елда хатын-кыз һөнәрләренә дә игътибар биреләчәк. Ашарга пешерүне балалар үзләре өйрәтәчәк. Төп сәхифәләр янына яңа балалар, яңа проектлар өстәләчәк. Балалар иҗатын журнал битләрендә бастыру дәвам итәчәк. Менә шундый планнар, — диде баш мөхәррир.

Яшүсмерләр өчен чыга торган «Ялкын» журналы урта һәм югары сыйныфта укучы балаларда журналистларга һәм блогерларга кирәкле компетенцияләр булдырырга тели. «Ялкын»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин шул турыда сөйләде.

— Без быел журналга бик күп яңалык керттек. Шуларның уңышлы дип тапканнарын киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Сентябрьдә тышлыкны үзгәрттек. Тышлык өчен дә күп көч сарыф итәбез: модельләрне фотога студиядә төшерә башладык. Тышлык хәзер гади, аңлаешлы һәм шул ук вакытта игътибарны җәлеп итә торган. Эчтәлек ягына килгәндә, балалар коллегиясе белән эшләүне дәвам итәбез. Материалларның якынча җитмеш процентын балалар туплый.

Быел инстаграмда «Мәктәплайф» проектын башлап җибәрдек һәм ул киләсе елда да дәвам итәчәк. Моңарчы «Ялкын»га мәкалә язучы балалар үзләрен корреспондент буларак сынасалар, хәзер алар безнең белән блогер, тапшырулар алып баручы булырга өйрәнәләр. Үзләрен журналистика белән бәйләргә теләгән үсмерләр махсус темаларга тапшырулар эшләп, безнең инстаграмга эләләр. Тапшыруны әзерләү барышында без киңәшләр белән ярдәм итеп җибәрәбез. Беренчедән, үсмерләр эшләгән татар телендә продукт барлыкка килә. Икенчедән, татар яшьләре яңа төрле һөнәр үзләштерә һәм үзләрен профессиональ яктан үстерә.

«Ялкын”ның төп аудиториясе булып урта һәм югары сыйныф укучылары тора. Шул ук вакытта татар студентлары да яратып укый, хәтта өлкәннәргә дә кызыклы. Күптән түгел генә инстаграмда бер китапханәченең журналга багышлап эшләнгән күзәтүенә юлыктым. Димәк, өлкәннәр дә яшьләр дөньясы, яшьләрнең фикерләве белән кызыксынып торалар. Журналда темаларны яшьләр үзләре тәкъдим итә, үзләре яза, үзләре проектлар алып бара, — диде Илназ Фазуллин.

intertat.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*